Добавить новость

Тәтишка ире Ришат Фазлыйәхмәтов янына Сочига килгән: «Бик көчле кеше син»

Intertat.ru
71

Хәзерге вакытта Ришат Фазлыйәхмәтов Сочи шәһәрендә, ул анда беренче хатыныннан туган улы Искәндәр белән очрашу өчен барган иде. Җырчы улы белән шәһәр урамнарында йөрде, хәтта аның дәресенә дә кереп утырган.

  • Ришат Фазлыйәхмәтов улын күрсәтте

Кичә Ришат янына хәзерге хатыны Эльмира (җырчы аны Тәтишка дип йөри) да очып килгән.

«Тәтишка исән-сау Сочига килеп җитте. Матур итеп каршы алдык, отельга урнашты. Матур итеп киенеп чыктык. Бүген аның туган көне, чын күңелдән туган көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхетле бул. Беренче урындагы продюсер булырга язсын сиңа, бик көчле кеше син, горурланам, зурлыйм, хөрмәт итәм, яратам. Сез дә котларга онытмагыз! Туган көнең белән, матурым», – дип матур теләкләрен белдерә җырчы сөйгәнен ара-тирә хатынын «пәп» итеп.

Аннары җырчы иртәнге ашка баруларын күрсәтә. «Сочида җылытып җибәрде, куртка белән пешеп беттем, +15 градус», - дип белдерә Ришат мул иртәнге ашларын күрсәтеп.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодарского края





Все новости Краснодарского края на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодарского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодара


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России