Добавить новость

ИлСаф Сочида ялда: «Бүген барысы да тыныч. Аллаһ сакласын инде»

Intertat.ru
44

Җырчы ИлСаф әлеге вакытта якыннары белән Сочи шәһәрендә ялда. «Интертат» артисттан, массакүләм дроннар һөҗүменә юлыккан курорт шәһәрендәге вазгыять турында сорашты.

ИлСаф сүзләренчә, борчылырга урын юк, барысы да тыныч.

«Сочига бер атнага килдек. Бүген барысы да тыныч, барысы да эш ритмында. Дроннар турындагы хәбәрләргә ияләштек бит инде. Эшкә дә йөрибез, самолетларда да очабыз, барабыз-кайтабыз дигән кебек. Бернинди куркырлык әйбер дә күзәтмибез. Аллаһ сакласын инде.

Аэропортта гына тоткарлыклар булды. Бүген бер-ике сәгатькә ябып тордылар. Бездәге кебек үк инде биредә дә хәлләр», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Бүген төнлә Сочи шәһәре пилотсыз очкычларның иң масштаблы һөҗүменә дучар булды. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, ПВО чаралары 21 дрон бәреп төшергән, тик аларның берсе «Сириус» федераль территориясендәге нефть базасына эләккән. Бер хатын-кыз һәлак булган, яраланучылар да бар.

Шәһәрдә сиреналар эшләгән, ялга килгән туристларны куркынычсыз урыннарга эвакуацияләгәннәр, аэропорт эше вакытлыча тукталган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодарского края





Все новости Краснодарского края на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодарского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодара


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России