Добавить новость

Күп балалы хатын яңа туган кызын кырмыска оясына куеп калдырган

Intertat.ru
285

Курск өлкәсенең Фатеж шәһәрендә яшәүче күп балалы хатын яңа туган кызын кырмыска оясына куеп калдырган. Бу турыда НТВ хәбәр итте.

Кыз баланы очраклы рәвештә генә табалар. Берничә сәгать элек туган сабый кояш нурлары астында кырмыска оясы өстендә ята. Аның гомерен саклап калу өчен вакыт минутлар белән исәпләнә. Хәзер исә баланың исеме дә бар, аның кызлыкка алырга теләүче кешеләр дә табылган.

Гомеренең беренче минутларында нинди газаплар кичергәнен баланың тәнендә бөҗәкләр тешләгән һәм кояштан пешкән урыннар күрсәтә. Аның бөтен тәне шундый эзләр белән капланган.

Хәтта табиблар да бу баланың исән калуын могҗиза дип бәяли. Балага Мария дип исем кушканнар, атасы исеме итеп коткаручы ир-ат Николайны язганнар. Николай кич белән апасы янына җәяү барырга чыга, юлын кыскарту өчен, үләннәр баскан сукмактан китә, биредән ул моңа кадәр беркайчан йөрмәгән. Нәкъ менә шушы карары яңа туган сабыйның гомерен саклап кала. Ир-ат бу урынга килеп чыгуы очраклы булмаган дип саный, аны ташландык кыз бала янына нидер алып килгән кебек булган.

Табиблар баланың гомере өчен көрәшкәндә, хокук саклаучылар аның анасын эзли. Йөзләп хатын-кызга ДНК ясыйлар. Баласын ташлаучы хатын 32 яшьлек Надежда Сорокина булып чыга. Ул 3 баласын ялгыз үстерә. 4 баланы ашата алмам дип уйлап, яңа туган кызын ташлап калдырган – әни кеше шулай аклана.

Җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр бу хатынны җинаять урынына алып килә, шунда ул аңын югалтып егыла. Аны ташлап калдырган кызы ята торган хастаханәгә китерәләр. Ләкин алар башка беркайчан да күрешмәячәк. Кызны тиздән хастаханәдән чыгаралар һәм приютка тапшыралар. Аннары аны яңа гаилә алачак, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Курской области





Все новости Курской области на сегодня
Губернатор Курской области Роман Старовойт



Rss.plus

Другие новости Курской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Курска


Moscow.media
Курск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России