Добавить новость

«Әтием, мин сине яратам». Гаилә башлыгы үзенең анасын, хатынын һәм үсмер кызын үтергән

Intertat.ru
162

Курск өлкәсендә бер гаиләдә 3 кешене үтергәннәр. Моны гаилә башлыгы эшләгән, дип шикләнәләр. Россия Тикшерү комитетының Курск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига 13 ноябрьдә Курск өлкәсенең Октябрь районындагы Сеймский бистәсендә була. Биредә 1982 елда туган ир-ат иртән кызына, хатынына, үзенең анасына күп тапкыр пычак кадаган, дип шикләнелә.

РЕН ТВ хәбәр икәнчә, Андрей исемле ир-ат инвалид анасын, хатынын һәм 16 яшьлек кызын үтергән, аннары канны чистарткан да полициягә килгән. Моны белгәч, бистә халкы аның үзен үтерә язган.

«Мин аны үзем үтерер идем, полиция бирмәде. Янына да китермәделәр. Моны гафу итеп булмый, аңлыйсызмы?» – ди Андрей исемле бу ир-атның атасы.

Тикшерү эксперименты вакытында ул барысын да сөйләп биргән. Ул гаиләсен төнлә харап иткән.

Гаилә турында начар сүзләр сөйләмәгәннәр. Андрей аралашучан, дустанә кеше була, исерек килеш тә йөрми. Хатыны Ольга хастаханәдә санитарка булып эшли, инвалид кайнанасын тәрбияли. Гаиләдә конфликт турында да моңа кадәр белүче булмый.

16 яшьлек Катя медицина көллиятендә укый, аны «әтисе кызы» диләр. Ул әтисенә матур котлаулар да яздыра.

«Сиңа барысы өчен дә рәхмәт. Матур балачагым өчен. Синең көчең һәм ярдәмең өчен. Әтиләр көне – матур бәйрәм. Әтием, мин сине бик яратам», – дип котлау яздырган булган Катя.

Күршеләре сүзләренчә, ир-ат нәкъ менә кызына иң күп тапкыр пычак кадаган.

Талаш бер мизгелдә генә чыкмаган булуы да ихтимал, гаилә башлыгы моны алдан планлаштырган, дип тә шикләнәләр.

«Ул юынган, коенган. Чиста кием киеп, полициягә килгән. Үзе килгән. Мин шулай-шулай эшләдем, дип барысын сөйләп биргән», – ди авылдашлары.

Тикшерү эшләре бара, фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Курска





Все новости Курска на сегодня
Губернатор Курской области Роман Старовойт



Rss.plus

Другие новости Курска




Все новости часа на smi24.net

Новости Курской области


Moscow.media
Курск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России