Добавить новость

Рүзәл Минһаҗев Курск өлкәсенә барган: «Без үтеп киткән урамда дрон шартлады»

Intertat.ru
332

Фирдүс Тямаев төркемендәге Рүзәл Минһаҗев Курск өлкәсендә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм илткән. Ул үзенең «ВКонтакте» челтәрендәге постында андагы куркыныч хәлләрне тасвирлый.

«Без гуманитар ярдәм җыя башлагач, бик күп авыр сүзләр ишетергә туры килде. Безнең җирләр түгел бит, безнең сугыш түгел, диделәр. Менә карагыз, без бүген Курск өлкәсендә. Кем әйтә ала, бу – безнең җирләр түгел, дип. Монда – безнең Татарстан, Башкортстан егетләре. Курск белән Татарстан арасы ерак түгел.

Раббым насыйп иткәч, Курск өлкәсенә килеп чыгу насыйп булды. Без үтеп киткән урамда 20 минуттан соң дрон шартлады… Юлны яптылар… Шәһәр буйлап 159 дрон очыртылган. Бер ашханә табып кергән идек, һавадан көчле тавышлар килә башлады, телевизордан «ракетная тревога» кычкыргач, халык чабыша башлады, ишек-тәрәзәләрне яптылар, балаларны, гүзәл затларыбызны подвалга төшерделәр… Тынычлангач кына кире чыгардылар...

Шуны әйтәсем килә: дога – иң көчле нәрсә, догада булыйк...

Ә андагы яшь егетләребез – алар чын батырлар. Ут чәчеп торган волонтер кызларыбызга, курку белмәс егетләремә, кулымны йөрәгемә куеп, рәхмәтемне җиткерәм...

Безнең тыл көчле… Тыл көчле булганда – фронт та көчле! Җиңү безнеке!!!! Һәм ул тиздән булачак, Аллаһым боерса…» – дип сөйләгән Рүзәл.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Курска





Все новости Курска на сегодня
Губернатор Курской области Роман Старовойт



Rss.plus

Другие новости Курска




Все новости часа на smi24.net

Новости Курской области


Moscow.media
Курск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России