Добавить новость

«Очраклы корбан» - Яшь кызны шәһәр үзәгендә чәнчеп үтергәннәр

Intertat.ru
1245

Кызыл шәһәре үзәгендә 23 яшьлек кызны үтергәннәр. Аңа пычаклы ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Тыва Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

20 июньдә иртән Арат мәйданында кызга таныш булмаган ир-ат ташлана. 36 яшьлек җинаятьче Кызыл шәһәрендә яшәүче кызны үзенең таныш кызы дип белгән. Ул кызның кем икәнен дә ачыклап тормыйча, берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган кыз табиблар килгәнче үлә.

Җинаятьче тоткарланган. Ул Ак-Довурак шәһәрендә яши, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, фаҗига республика хакимияте бинасын каршында диярлек булган. Җинаятьче – адекват булмаган ир-ат, ул кызны үтергәч башка кешеләргә таба юнәлә, халык кача башлый. Аннары аны тоткарлыйлар.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә үз фикерен яза, алар гаилә низагы булган дип фаразлый. Ләкин чынбарлык коточкыч булып чыга. 36 яшьлек ир-ат яшь кызны кискәләп бетергән диярлек. Ул психиатрия хастаханәсендә хисапта тора. Үтергән чакта ап-аек була. Мәрхүмә 23 яшьлек кыз – очраклы корбан. Җинаятьче аны башка хатын белән бутый, тик ул хатын белән дә бернинди дә низагы булмый. Үтерүченең мотивын тикшерүчеләр ачыкларга тырыша. Шулай ук психик авыру кешенең иректә булуы, өстәвенә пычак тотып йөрүе ничек мөмкин булганын да ачыклаячаклар.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кызыла





Все новости Кызыла на сегодня
Глава Тувы Владислав Ховалыг



Rss.plus

Другие новости Кызыла




Все новости часа на smi24.net

Новости Тувы


Moscow.media
Кызыл на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России