Добавить новость

Кызыл балыкны розмарин белән тәмле һәм җайлы итеп пешерү рецепты

Intertat.ru
87

Кызыл балыкны (сөмбаш, сөләйман балыгы) бик тәмле итеп табада кыздыру өчен, бик җайлы гына ысул тәкъдим итәбез.

Бу ризыкны әзерләү өчен балык, розмарин, бер баш суган, үсемлек мае, майонез, су, тоз, борыч кирәк.

Башта балык кисәкләрен юып, киптереп алабыз. Аннары тоз белән ышкып, кырыйга алып куеп торабыз. Шакмаклап туралган суганны үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз да бер савытка салып алып куябыз. Балыкны кызган майлы табага салып, бер ягын гына берничә минут әз генә кыздырып алабыз. Балыкның икенче ягын әйләндереп салгач, өстенә кызган суганыбызны таратып чыгабыз. Балык шул килеш 1-2 минут утта кыза тора.

2-3 аш кашыгы майонезга берничә тармак розмаринны турап салабыз. Шуңа 150-200 гр су өстәп болгатабыз. Шушы сыеклыкны балык өстенә салырга кирәк.

Өстенә борыч, кирәк булса, әз генә тоз салабыз. Табаның капкачы ябылган килеш, балыкны талгын утта 10-20 минут пешерәсе. Балыкның пешү вакыты кисәкләрнең калынлыгына да карый.

Бу балык бәрәңге, бүрттерелгән дөге ярмасы белән бик тәмле була.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кызыла





Все новости Кызыла на сегодня
Глава Тувы Владислав Ховалыг



Rss.plus

Другие новости Кызыла




Все новости часа на smi24.net

Новости Тувы


Moscow.media
Кызыл на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России