Добавить новость

Кабак нинди авырулардан файдалы?

Intertat.ru
192

«Кабак бик күп авыруларны кисәтә. Шифасын тиз сизәрсез!» – дип яза «Кызыл таң».

Кабакның йомшак өлеше генә түгел, төше дә бик файдалы булуын күпләр беләдер, мөгаен. Алар В төркеме витаминнары: В1, В2, В3, В5, В6, шулай ук калий, магний, фосфор, тимер, бакыр, цинк, селен, май кислоталарына һәм бик күп аминокислоталарга бай.

Кабакның төше бавыр авыруларыннан файдалы. Ул йөрәк мускуллары эшенә һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозны профилактикалау өчен дә бик яхшы. Алар, шулай ук, инсульт һәм миокард инфаркты кебек кинәт авыруларны кисәтә. Кабак төше кеше гомерен озайта, чөнки анда ике көчле антиоксидант – А һәм Е витаминнары бар.

Фәнни тикшеренүләр кабак төшенең диабетка һәм яман шешкә каршы үзенчәлекләре булуын да раслый. Моннан тыш, аның составында булган триптофан йокыны нормальләштерүгә ярдәм итә.

Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен аеруча файдалы. Ә менә ашказаны-эчәк авыруы белән проблемалары булган кешеләргә, бигрәк тә ашказаны җәрәхәте һәм гастрит белән авырганда, кабак төшен саклык белән кулланырга кирәк. Ул – бик калорияле ризык, шуңа күрә артык гәүдә авырлыгы булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый. Әлбәттә инде, теш эмален дә сакларга кирәк.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кызыла





Все новости Кызыла на сегодня
Глава Тувы Владислав Ховалыг



Rss.plus

Другие новости Кызыла




Все новости часа на smi24.net

Новости Тувы


Moscow.media
Кызыл на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России