Добавить новость

Төнге кан коеш: авыл кешесе үги улын һәм ике күршесен атып үтергән

Intertat.ru
202

Ленинград өлкәсенең Тихвин районында яшәүче авыл кешесе коточкыч кан коеш оештырган. 57 яшьлек ир-ат 3 кешене атып үтергән һәм чак кына дүртенчесен үтерми калган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза «КП-Петербург».

Барысы да 5 апрельдән 6сына каршы төндә була. Массакүләм үтерүдә шикләнелүче башта үги улы белән талашкан. Ясалма ау мылтыгын алып аңа аткан, 32 яшьлек ир-ат җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.

Ир-атның чираттагы корбаны 70 яшьлек күршесе була, ул аның өенә кереп аягына ата, ир-ат үлә. Аннары ул башка, күптән конфликтта булган 74 яшьлек күршесе йортына килә. Ул аңа да ут ача. Пенсионер җәрәхәт алу белән котыла, ә менә алар арасына очраклы рәвештә килеп эләккән 48 яшьлек кияве урында ук үлә.

«Әлеге хәлләрдән соң җинаятьче үз йортына качкан, анда аны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлады. Ир-атка карата «Үтерүгә омтылу» һәм «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» буенча җинаять эшләре кузгатылды», – дип ачыклык кертәләр өлкә Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шикләнелүчене тоткарлыйлар. Тиздән аңа гаепләү белдереләчәк, аны сак астына алу мәсьәләсе дә хәл ителә. Ә тикшерү ир-атның 3 кешене үтерү сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ленинградской области





Все новости Ленинградской области на сегодня
Губернатор Ленинградской области Александр Дрозденко



Rss.plus

Другие новости Ленинградской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Санкт-Петербурга


Moscow.media
Санкт-Петербург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России