Добавить новость

Селфи ясаганда 90 метрлы торбадан егылып төшкән әнинең ике баласы ятим калган

Intertat.ru
213

30 августта Павловск шәһәрендә экстремаль сикерүләр белән мавыккан 44 яшьлек хатын ташландык котельняяның биек торбасыннан егылып төшкән. Фаразлар буенча, сикерүләрне тәмамланганнан соң, ул фотога төшәргә теләгән, ләкин аягы таеп киткән. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Комсомольская правда».

Пушкин районы Тикшерү бүлеге мәгълүматлары буенча, 2 бала анасы 30 августта Павловск шәһәрендә төзелеп бетмәгән биек торбалы котельнаяга килә. Анда кешеләргә керү тыелган, әмма экстремаль күңел ачу белән мавыгучылар бу урынны белгән. Мондагы торбаның биеклеге 90 метр, экстремаллар, шуның очына менеп, эластик трос белән сикергән.

– Сикерүләрне тәмамлаганнан соң ул, фотога төшү өчен, әлеге торбага менә, анда аягы таеп китә һәм егылып төшеп, һәлак була, – дип хәбәр итәләр Санкт-Петербург буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Петербургта әлеге фаҗигане тикшерәләр. Прокуратурада әйтүләренчә, үлгән хатын экстремаль сикерүләр белән күптән шөгыльләнгән. Торбаның иң югары ноктасына менгәндә, аның «страховкасы» булмаган.

Экстремал сикерүләрне спорт командасы оештырган. Һәлак булучы үзе дә, аның улы да шушы команданың әгъзалары булган. Үлгән хатын 29 августта үзенең туган көнен билгеләп үткән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ленинградской области





Все новости Ленинградской области на сегодня
Губернатор Ленинградской области Александр Дрозденко



Rss.plus

Другие новости Ленинградской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Санкт-Петербурга


Moscow.media
Санкт-Петербург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России