Добавить новость

«Бала туктамыйча елый». 1 яшьлек улын фатирда бикләп киткән хатынны дүрт көн эзләгәннәр

Intertat.ru
321

Магадан шәһәрендә яшәүче хатын 1 яшьлек баласын фатирда ялгызын гына бикләп калдырган. Үзен полиция 4 көн эзләгәч кенә тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 яшьлек хатын баласын ялгызы үстерә. Ул даими рәвештә «салып» йөри, баласын тапкач ук, полициягә дә эләгә. Аны профилактик хисапка куялар. Чираттагы тапкыр хокук саклаучылар аның фатирына килә һәм коточкыч хәл күрә. Өй чүп-чар, буш шешләр белән тулы, биредә бик сасы. Һәм шушында 1 яшьлек бала ялгызы.

Тикшерүчеләр килгәч, ишекне ачучы булмый. Фатир эченнән бала елаган тавыш килә. Бу фатирның хуҗасы башка кеше була, аны табалар һәм бирегә чакыралар. Ул фатирны ачып керергә ярдәм итә.

Чүп-чар арасында ятучы 1 яшьлек малай туктамыйча елый. Аның киемнәре пычрак, биредә күпме ялгызы ятуы да билгесез. Сабыйны табибларга тапшыралар. Баланың анасын исә 4 көн эзлиләр.

Әни кеше беркайда да эшләми. Ул социаль түләүләргә яши. Тикшерү эшләре башланган. Бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар, диелә хәбәрдә.

Фото: © 46.мвд.рф

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Магадана





Все новости Магадана на сегодня
Губернатор Магаданской области Сергей Носов



Rss.plus

Другие новости Магадана




Все новости часа на smi24.net

Новости Магаданской области


Moscow.media
Магадан на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России