Добавить новость

Яшел Үзәнне урап узу юлындагы коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп барган

Intertat.ru
118

Кичә кич Яшел Үзән шәһәрен урап узу юлында Марий Эл Республикасында берничә машина бәрелешә. Авариягә очраган машиналарның берсенең видеорегистраторы фаҗига кадрларын төшерә. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Марий Эл буенча ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Geely Atlas белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга, Nissan Bluebird машинасына орынып китә, бу машина үз чиратында каршы як полосага чыга һәм «КАМАЗ» машинасына бәрелә. Geely Atlas каршы як полосадан хәрәкәт иткәндә Kia Optima һәм Mitsubishi белән кара-каршы бәрелешә.

Авариядә Nissan Bluebird салонындагы 40 һәм 41 яшьлек ике ир-ат үлә. Дүрт машинаның йөртүчесе җитди имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Яшел Үзәнне урап узу юлында коточкыч авария, үлүчеләр бар, юл ябылган, дип язган идек.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Марий Эл





Все новости Марий Эл на сегодня
Глава Марий Эл Юрий Зайцев



Rss.plus

Другие новости Марий Эл




Все новости часа на smi24.net

Новости Йошкар-Олы


Moscow.media
Йошкар-Ола на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России