Добавить новость

Күрше төбәктә әби кеше, килененнән көнләп, йортка үт төрткән – 2 яшьлек оныгы һәлак

Intertat.ru
200

Марий Эл Республикасының Морки районында суд үз оныгын үтерүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепле дип табылган хатын-кызга хөкем карары чыгарды. Бу хакта республика Тикшерү комитетына сылтама белән «Про Город» порталы яза.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 9 октябрендә Морки бистәсендә исерек хатын-кыз килене йортында кунак була. Ул бергә яшәгән ир-атын килененнән көнләп, йорт хуҗабикәсе белән талашып китә. Барысы да йоклап киткәнне көтеп, әби юрганга ут төртә һәм үз өенә кайтып китә.

Янгында йорт тулысынча янып беткән, 2 олы кеше һәм 3 бала чыгып котыла, әмма 2 яшьлек бала сөрем газы белән агуланып үлә. Гаиләгә 190 меңнән артык зыян килә.

Тикшерү җыйган дәлилләр – зыян күрүчеләрнең һәм шаһитларның күрсәтмәсе, экспертизалар әбинең гаепле булуын раслый.

Суд хатын-кызны 1 ел да 6 айга иреген чикләү һәм 15 елга гомум режимдагы колониягә җибәрү карары чыгарды. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Видео: Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү комитеты Телеграм-каналыннан

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Марий Эл





Все новости Марий Эл на сегодня
Глава Марий Эл Юрий Зайцев



Rss.plus

Другие новости Марий Эл




Все новости часа на smi24.net

Новости Йошкар-Олы


Moscow.media
Йошкар-Ола на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России