Добавить новость

«Кияү җирдә ята, канга баткан кәләш янында тора». Авариядән соң кияү егете комага киткән

Intertat.ru
106

26 августта Новосибирск өлкәсендә кияү белән кәләш утырган машина трассада авариягә очраган. Алар язылышкан һәм банкетка барулары булган. Ләкин туй табыны башланырга 15 минут кала, кияү белән кәләш фаҗигагә очрый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Дуслары сүзләренчә, хәзер кияү комада ята. «Аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, табиблар, ике үпкәсе дә бәрелгән, дип диагноз куйган. Үзе сулыш ала алмый. Сөякләре дә сынган, эчке органнары ярылган», – ди танышлары.

Кәләшнең умырткалыгына зыян килгән, башы имгәнгән.

Видео кадрларында кияү белән кәләш утырган Datsun on-DO машинасы ярдәмче юлдан чыгуы күренә. Туй машинасы төп юлдан бара торган машинага бәрелә. Туй машинасының арткы утыргычыннан кеше очып чыга, соңрак аның кияү булуы ачыклана.

«Кияү җирдә ята, канга баткан кәләш аның янында басып тора», – ди авария шаһитлары.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Datsun on-DO машинасы белән 24 яшьлек егет идарә итә, ул ярдәмче юлдан чыга, төп юлдан бара торган машинага юл бирми һәм Toyota Corolla машинасына бәрелә. Бу машина белән 25 яшьлек егет идарә итә. Авариядән соң Datsun on-DO машинасының өч пассажирын – 25 яшьлек егетне, 18 һәм 19 яшьлек ике кызны хастаханәгә озаталар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Datsun on-DO йөртүчесендә исерү билгеләре ачыкланмаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Новосибирска





Все новости Новосибирска на сегодня
Губернатор Новосибирской области Андрей Травников



Rss.plus

Другие новости Новосибирска




Все новости часа на smi24.net

Новости Новосибирской области


Moscow.media
Новосибирск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России