Добавить новость

«Җәен язылышырга җыеналар». Егет гашыйклар көнендә кәләшенә чәчәкләр бирә дә чәнчеп үтерә

Intertat.ru
164

Новосибирск шәһәрендә суд приставы булып эшләүче ир-ат, гашыйклар көнен бәйрәм иткәннән соң, кәләшен чәнчеп үтергән. Фаҗига Дзержинск шәһәрендә була. Кияү белән кәләш икесе дә суд приставлары бүлегендә эшли. Хәзер ир-атны СИЗОга утыртканнар, мәрхүмә кызны җирләргә җыеналар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 яшьлек Катя (исеме үзгәртелә) Новосибирскига Саха Республикасыннан килә. 2021 елдан Новосибирский районында суд приставлары бүлегендә хезмәт итә. Биредә ул сөйгәнен – 34 яшьлек Артемны очрата (исеме үзгәртелә). Катя игелекле, ачык, ихлас кыз иде. Алар Артем белән 1 ел чамасы бергә була. Җәен язылышырга җыеналар.

14 февральдә кияү белән кәләш гашыйклар көнен бәйрәм итә. Егет кызга чәчәкләр, шарлар бүләк итә, табын кора. Бар да яхшы була.

«Күршеләре сүзләренчә, Артем подъездда трусикчан гына йөгереп йөри башлый. Ул нидер кулланган, шайтаннар күрә башлаган кебек. Аннары ул пычакка ябыша», – ди егет белән кызның дуслары.

Кыз дусларына шалтырата, трубканы алган кешеләр: «Артем, пычакны ташла!» – дигән сүзләр ишетеп ала.

«Дуслары борчыла, тиз арада килеп җитәләр. «Ашыгыч ярдәм», полиция чакыралар. Кызны коткарырга маташалар, тик соң була. Артем аның муенына бер тапкыр пычак кадаган», – ди танышлары.

Катя «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә, Артемны тоткарлыйлар. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Новосибирска





Все новости Новосибирска на сегодня
Губернатор Новосибирской области Андрей Травников



Rss.plus

Другие новости Новосибирска




Все новости часа на smi24.net

Новости Новосибирской области


Moscow.media
Новосибирск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России