Добавить новость

«Очраштырмагач, кыз үзе котыртты». Егет сөйгәненең анасын, атасын, сеңлесен үтергән

Intertat.ru
165

Омск өлкәсендә 17 яшьлек егет 14 яшьлек сөйгән кызының анасын, үги атасын һәм нәни сеңлесен үтерүдә гаебен таныган. 14 яшьлек кыз сөйгән егетен туганнарын үтерергә үзе котырткан. Бу турыда «Вести» каналы прокуратурага сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 2022 елның 22 гыйнварында төнлә Юрьевка авылында була. Кыз берничә көн дәвамында сөйгән егетенә зарлана, ул егете белән очрашырга рөхсәт итмәүләрен, 10 яшьлек инвалид сеңлесен карарга мәҗбүр итүләрен сөйли. Шуннан соң егет белән кыз туганнардан үч алу планын кора. Алар дусларыннан штык-пычак ала һәм төнге икедә барысын да үтерә.

Егет шәхси йортка артык ишектән керә, кыз бу ишекне алдан ачып куйган була. Егет инвалид кызны, аның 35 яшьлек анасын, 38 яшьлек үги атасын корбан итә. Үтерүдән соң, алар кызның 6 яшьлек энесен уяталар, кыз энесе белән күршеләргә керә, өйгә таныш булмаган ир-ат килеп керүен, туганнарын үтерүен әйтәләр. Кыз булмаган җинаятьченең ялган кыяфәтен дә тасвирлап бирә. Ләкин җинаятьчеләрне тиз арада ачыклыйлар.

Ноябрьдә эш судка бирелә, беренче утырышта ук егет гаебен таный, кыз өлешчә генә таный, ул сеңлесен үтерергә җыенмауларын әйтә, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Омска





Все новости Омска на сегодня
Губернатор Омской области Александр Бурков



Rss.plus

Другие новости Омска




Все новости часа на smi24.net

Новости Омской области


Moscow.media
Омск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России