Добавить новость

Коточкыч авариядә биш кеше янып үлгән

Intertat.ru
106

Омск өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше янып үлгән. Бу турыда Омск прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Машина салонында үлгән кешеләрнең икесе балигъ булмаган яшьтә.

Фаҗига Омск-Черлак юлының 96 нчы километрында булган. Дүрт пассажир утырган Chevrolet Cruze каршы як полосага чыккан һәм Toyota Hiace белән бәрелешкән.

Бәрелгәч ут капкан Chevrolet Cruze машинасын йөртүче дә, аның дүрт пассажиры да – ике хатын-кыз һәм ике балигъ булмаган бала – һәлак булган.

«Тойота» йөртүчесен хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Омск буенча Эчке эшләр министрлыгы телеграм-каналда хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.35 сәгатьтә була. «Шевролет Круз» белән дә, «Тойота Хайс» белән дә 1981 елда туган ир-атлар идарә иткән. «Шевролет» машинасындагы пассажирлар 1989 һәм 1999 елларда туган хатын-кызлар, 2005 һәм 2016 елларда туган балалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Омска





Все новости Омска на сегодня
Губернатор Омской области Александр Бурков



Rss.plus

Другие новости Омска




Все новости часа на smi24.net

Новости Омской области


Moscow.media
Омск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России