Добавить новость

«Хатыныннан аерыласы килмәде». Күп балалы әти кеше ике улын һәм хатынының энесен үтергән

Intertat.ru
120

Омск өлкәсендә яшәүче ир-ат 2 баласын һәм хатынының энесен үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат хатыны белән талашкан, хатыны аерылышмакчы булган. Шуннан соң фаҗига килеп чыккан. Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү, шул исәптән балаларны» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 24 сентябрьдә кич белән 36 яшьлек ир-ат 30 яшьлек хатыны белән талаша. Аннары ул мылтык ала, хатынының 27 яшьлек энесен, 3 һәм 5 яшьлек ике улын атып үтерә.

Ир-атның вахта ысулы белән эшләп йөрүе билгеле. Соңгы ярты елда ул хатыны белән яшәми, тик аерылышырга да теләми. Шул сәбәпле талаш чыга. Ярсыган ир-ат бөтен гаиләсен теге дөньяга алып китмәкче була.

Талашкач, ире мылтыкка ябышканын күргән хатын улларына чыгып качарга кушып кычкыра, үзе 1 яшьлек кызын ала һәм өйдән чыгып китә. Әни кеше үзе, 1 яшьлек кызы һәм 7 яшьлек улы могҗиза белән генә котыла, 3 һәм 5 яшьлек малайлар әтиләреннән качарга өлгерми.

Ир-ат кече улын өйдә үк атып үтерә, уртанчы улын ишегалдында куып тота һәм аркасына атып үтерә. Аннары ул үзенә кул сала, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Омска





Все новости Омска на сегодня
Губернатор Омской области Александр Бурков



Rss.plus

Другие новости Омска




Все новости часа на smi24.net

Новости Омской области


Moscow.media
Омск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России