Добавить новость

Рөстәм Нәбиев, миллион сумга риза булмыйча, суд юлында йөри

Intertat.ru
119

Омск өлкәсендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев суд юлында йөри. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында сөйләгән.

«Исегездә булса, мин ел башында Мәскәү шәһәренең Пресненск район судына казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән мораль зыянны компенсацияләүләрен таләп итеп килгән идем. Суд карар чыгарды. Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуымны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Алар фикеренчә, бу – гадел һәм әйбәт сумма. Әлбәттә инде, без бу карар белән килешмәдек. Шикаять белдерергә килдек. Карап карыйк, бу юлы суд нинди карар чыгарыр», – ди блогер.

Блогер Рөстәм Нәбиев үзен ике аяксыз калдырган куркыныч көн вакыйгаларын бик еш искә ала. «Мине җимерекләр астыннан иң соңгы тартып чыгардылар. Мин исән калдым. Миңа икенче мөмкинлек биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. 20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичердем, 7 көн комада яттым. Ике аягымны да кистеләр. Госпитальдә 11 ай булдым… һәм яңа тормыш башланды», – дип сөйләгән иде ул үзе бу турыда.

Бу куркыныч фаҗигадә Рөстәм белән бергә хезмәт иткән 24 солдат һәлак булды.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Омска





Все новости Омска на сегодня
Губернатор Омской области Александр Бурков



Rss.plus

Другие новости Омска




Все новости часа на smi24.net

Новости Омской области


Moscow.media
Омск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России