Добавить новость

Пневмониядән үлгән баласының мәетен чүплеккә чыгарып аткан яшь әнине тапканнар

Intertat.ru
750

Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын баласының мәетен чүплеккә чыгарып аткан. Аны Самара өлкәсендә тотканнар. Мәет исә 4 көн чүплектә яткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә яшәүче хатынның 4 айлык баласы пневмониядән үлгән. 22 яшьлек әни кеше бала мәетен чүплеккә илтеп аткан. Аннары үзе җаваплылыктан куркып Самара өлкәсенә качкан. Аны 20 апрельдә Кинель шәһәрендә тотканнар.

Бала мәетен коммуналь хезмәт эшчеләре таба. Суворов урамындагы контейнерда чүп-чар арасында полиэтилен капчыкка салынган нәни бала ята. Ул исән булмый инде.

Тиз арада баланың анасын ачыклыйлар. Ул биредә яшәүче 22 яшьлек Екатерина булып чыга. Якынча белешмә буенча, 4 айлык сабый 15 апрельдә үлә. Экспертиза аның пневмониядән вафат булуын билгели. Яшь ана җаваплылыктан курка. Ул баланы полиэтилен капчыкка сала, чүплеккә ата, үзе качып китә.  

Җинаять эше ачылган. Шаһитларны сораштырганнар. Бала мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмый.

Танышлары сүзләренчә, Екатеринаның бергә яши торган ире бар, гаилә яхшылардан саналмый. «Ул ире белән наркотик кулланган дигән шик бар. Әти кеше баласын коткару өчен берни эшләмәгән, ул барысын да белгән», – ди биредә яшәүчеләр.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Оренбурга





Все новости Оренбурга на сегодня
Губернатор Оренбургской области Денис Паслер



Rss.plus

Другие новости Оренбурга




Все новости часа на smi24.net

Новости Оренбургской области


Moscow.media
Оренбург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России