Новое

«Бер тамчы да үкенү юкмы икән, табиблар шулкадәр каты бәгырьле була аламыни?»

Intertat.ru
35

Быелгы елның 27 апрель кичендә Оренбург – Казан трассасында Сакмар районының Татар Каргалысы авылы янындагы «Уют» кафесы янында булган коточкыч юл һәлакәте күпләрне тетрәндерә. Бу хакта «Orenday» сайты яза. «BMW X4» машинасы йөртүчесе, 4 көнлек ялларга дип, Оренбург ягыннан Казанга таба бару юлында куркынычсыз дистанцияне сакламыйча, гаять зур тизлектә шул якка таба хәрәкәт итүче «Лада Калина» машинасына килеп бәрелә.

Фото: © orenday.ru

Нәтиҗәдә, «Лада» җиңел машинасыннан берни дә калмый диярлек. «Калина»ның арткы утыргычында утырган 43 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Аның алда утырган ирен баш мие селкенү, кабыргалар һәм үкчә сөяге сыну, умыртка баганасы имгәнү, сеңерләре өзелү һәм башка имгәнүләр белән өлкә үзәге хастаханәләренең берсенә китергәннәр. Шушы көннәрдә генә, 4 ай узгач, хәрби хәрәкәтләр ветераны булган ир-атны (Чечняда хезмәт иткән) хастаханәдән чыгарганнар. Машина белән идарә иткән 20 яшьлек кызларына да медицина ярдәме кирәк булган.

Фото: © orenday.ru

Һәлак булган Регина Татар Каргалысы авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Аны күпләр белгән. Аның фаҗигале үлеме авылдашлары өчен дә зур кайгы була. Аны соңгы юлга озатуны оештыруда бөтен авыл ярдәм итә. Аның 3 кызы: машина белән идарә иткән өлкән кызы Элина, 13 һәм нибары 4 яшьлек кызлары калган. Гаилә ул ял кичендә Регинаның әнисе янына бара торган булган. Аны эт һөҗүменнән соң хастаханәдән чыгарганнар, ул шул ук авылда яши. Ул көнне аларны туган көнгә дә чакырган булганнар, әмма алар аны телефоннан гына шалтыратып котлаганнар. Трассага чыгу аларның юлын шактый кыскарткан. Бистә юлыннан чыгу гаилә өчен фаҗигале булыр дип берәү дә уйламый...

Соңрак ачыкланганча, сәгатенә якынча 200 километр тизлек белән очып барган «BMW» белән 22 ел эш стажы булган табиб-кардиолог идарә иткән. Ул – югары дәүләт бүләге иясе, Оренбург өлкә хастаханәсендә эшли һәм авыруларны шәхси клиникада да кабул иткән. Медицина хезмәткәре, Гиппократ антын бирүенә карамастан, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү түгел, хәтта яннарына да килми. Шаһитләр сүзләренә караганда, машинадан чыккач ук, телефоннан шалтырата башлый. 15-20 минуттан соң аның танышлары килә. Табиб исерек була, соңрак моны экспертиза да раслый.

Шунда ук РФ Җинаять кодексының «Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, исерек кеше тарафыннан кылынган саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 30 апрельдә Сакмар районы суды тикшерүче аны сак астына алуны сораса да, «автоледи»га билгеле бер гамәлләрен генә чикләде. Хәзер исә әлеге җинаять эше буенча беренчел тикшерү туктатылган. Гаепсез кешенең үлеменнән соң медик кинәт кенә үзенең табиблык бурычларын исенә төшереп, РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзи һәм махсус хәрби операциягә китәргә кара кыла.

Фото: © orenday.ru

Чит ил машинасы безгә сәгатенә 190,5 километр тизлек белән барганда килеп керде. Асфальтта хәтта тормоз юлы да юк иде. Машина йөртүче тормоз педаленә басмагандыр, бәлки, аны газ белән бутагандыр. Бу куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә ул бөтенләй зыян күрмәгән, аны шунда ук вакытлыча тоту изоляторына алып киттеләр. Безнең алда һәм аңа каршы фуралар килә иде, шуңа күрә юлдан алып ташланган безнең машина аның өчен «подушка безопасности» дә булды. Мондый тизлектә йөк машинасына очып кергән булса, болай җиңел генә котылмаган да булыр иде, – дип сөйли мәрхүмнең ире Зөфәр. – Шул ук вакытта ул бер тапкыр да безнең белән элемтәгә керергә дә, ярдәм тәкъдим итәргә дә тырышмады. Бер тамчы да үкенү юкмы икән, табиблар шулкадәр каты бәгырьле була аламыни? Мин 3 кызым белән берүзем калдым! Миңа бик авыр! Зурраклары аңлый, ә менә 4,5 яшьлеге, көн саен диярлек, йоклар алдыннан, елап, әнисе кайтуын сорый... Мондый чакта йөрәгем әрни!

Хәзер зыян күрүчеләр руль артына исерек килеш утырган табиб дипломы булган автоледи, гомумән, җәзадан котылачак, дип борчыла. Элина гаепләнүчене хәрби хезмәткә чакыруга бәйле рәвештә беренчел тикшерүне туктатып тору турындагы карарга шикаять биргән. Ләкин ул канәгатьләндерелмичә калдырылган.

Бу – гаепләнүченең җәзадан качуы, җинаять җаваплылыгыннан качу һәм безнең гаиләгә китерелгән мораль зыянны компенсацияләргә теләмәү омтылышы, – дип ышана һәлак булучының туганнары. – Өстәвенә, ул алгы сызыктагы окопларда автомат тотып утырмаячак, ә кайдадыр тылда госпитальдә булачак.

Алар, гаепләнүчене махсус хәрби операциягә хөкем карары чыгарылганнан һәм суд карары закон көченә кергәннән соң җибәрергә кирәк, дип саный. Шулай итеп, һәлак булучының якыннары гаепләнүченең махсус хәрби операция зонасында алынган керемнәрдән мораль зыян компенсациясен түләтү мөмкинлеге алачак.

Экс-президент "Локомотива" Наумов назвал "Зенит" футбольным кашалотом

Кувандык. Медведь в городе

Футбольный функционер Белоус о трансфере Соболева: хорошая сделка для "Спартака"

Орловцы возмущены многомиллионным гонораром певца SHAMANа

Moscow.media

Орловцы возмущены многомиллионным гонораром певца SHAMANа

Кувандык. Медведь в городе

Экс-президент "Спартака" Червиченко: Соболев будет полировать лавку в "Зените"

Экс-президент "Локомотива" Наумов назвал "Зенит" футбольным кашалотом

Музыкальные новости

Новости Оренбурга


Оренбург

В Оренбурге построят мост через Сакмару. Он выдержит авто массой до 100 тонн



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости Оренбурга на сегодня

Другие новости Оренбурга

Частные объявления в Оренбурге



Новости от партнёров Russia24.pro


Мир

Жители Сыктывкара помогут сделать родной город чище



Все новости часа на smi24.net

Новости Оренбургской области

Оренбург

Жена Федуна Салихова заявила, что Соболева нельзя назвать Иудой


Moscow.media <::
:: Оренбург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России

Новости Оренбурга

Новости Оренбурга


Оренбург

Без салюта, но с Шаманом. Главный концерт Дня города Оренбурга посетили около 50 тысяч человек


Авто в Оренбургской области


Спорт в Оренбургской области



Новости тенниса


Карен Хачанов

Хачанов проиграл Эвансу в матче первого круга US Open, они играли 5 ч 35 мин


Здоровье в Оренбургской области


Экология в Оренбургской области


Коронавирус в Оренбургской области


Музыкальные новости


Александр Розенбаум

Александр Розенбаум выступит в Пскове 18 сентября


Россия


Rss.plus


Сергей Брановицкий

Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Самые свежие публикации часа


News Every Day

Former Jamaica ace hopes new guide for mums in football leads to better support for female players with children


Game24.pro