Добавить новость

Ашлык бушатканда фаҗига: «120 тонна ашлык ишелгәч, апасы үлде, абыйсының аягы өзелде»

Intertat.ru
244

Пермь районында предприятие хезмәткәрләре өстенә 120 тонна ашлык ишелеп төшкән. Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда» хәбәр итә.

23 августта көндез Култаево авылындагы авыл хуҗалыгы предприятиесендә ашлык бушатканда, 38 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Тагын бер хезмәткәр – мәрхүмә хатынның абыйсы – җитди имгәнә.

«Ашлык тутырылган бункерның берсе тишелгән, ярыклардан ашлык коела башлаган. Ярыкларны капчыклар белән каплап куйганнар, ләкин ашлык барыбер коелып торган. Абыйлы-сеңелле эшчеләргә бункерны бушатырга кушканнар. Урынга ашлык бушата торган шнек китереп куйганнар, аны эшләтеп җибәргәч, шартлау булган, 120 тонна ашлык бункерның бер өлеше белән бергә ишелеп төшкән. Бункер конус хатын-кыз өстенә төшкән, һәм ул урында ук үлгән. Ир-ат аста калган. Мин коткаручылар чакырдым, шок иде, барысын да аңлата да алмадым», – дип сөйли шаһит ир-ат.

Аның сүзләренчә, фаҗига урынына башка хезмәткәрләр килгән, аста калган эшчеләрне алыр өчен ашлыкны казый башлаганнар.

«Ике сәгать ярым көрәкләр белән казыдык. Коткаручылар килде, булыштылар. Аннары кран чакырттылар, ир-атны алып булды. Аның аягының бер өлеше – үкчәсе өзелгән. Табиблар аякны коткарып булмас дип фаразлый, ампутация ясаулары ихтимал. Хатын-кызны коткарып булмады, ул сытылып беткән диярлек», – ди шаһитлар.

Мәрхүмә хатынның өч баласы ятим калган.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Перми





Все новости Перми на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Перми




Все новости часа на smi24.net

Новости Пермского края


Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России