Добавить новость

Пермь вузында атыш оештырган кеше гаебен таныган

Intertat.ru
36

Пермь дәүләт университетында атыш оештырып, 6 кешене үтергән Тимур Бекмансуров эше судта карала башлады. Бу җинаять бер ел элек – 2021 елның 20 сентябрендә булган иде. Каза күрүчеләр – 60 кеше, дип яза «Московский комсомолец». Алар – һәлак булучыларның туганнары һәм яраланучылар. Бу вакыйгада тагын 20 кеше яралана – аларны Тимур атып яралый, тагын 17 кеше паника вакытында яралана.

Тимур Бекмансуров үзенең җинаятен таный, дип белдергән адвокат Виктор Паньков. Судтагы фотоларда – ул гадәти беренче курс студенты кебек, аның кеше үтергәненә ышанып та булмый, дип яза журналистлар. Ни өчен кеше үтергән, дигән сорауга тикшерүчеләр фаразы – «хулиганлык». 

Тимур Бекмансуров бер каза күрүчегә дә сорау бирмәгән. «Сорауларым юк», – дип кенә җавап биргән.

– Мин ишек янында тора идем. Тавышка борылып карасам – башына каска кигән Тимур килә. Мин коралын да күрмәдем. Аннары ул ата башладым. Мин йөгереп киттем, җилкә чокырына суккан кебек булды. Бер кызны күрдем –бите кып-кызыл кан иде, – дип сөйләгән студент Антон.

– Ата башлагач, ишек янында паника башланды. Бер егет эчен тотып бөгелеп төште. Минем җилкәгә тиде, әмма минем калын капюшон бар иде, – ди Наталья. Ул кабат укый алмый интеккән.

Һәлак булучыларның якыннарының материаль дәгъвасы 18 млн сум дип бәяләнгән. Фаҗига вакытында танылган табиб Маргарита Энгаус та һәлак була – ул оныгын ботаник бакчаны карарга алып килгән була. Аның гомерен якыннары 5 млн сум дип бәяләгән.

Бекмансуров һөҗүменнән соң, уку йортының ректоры Дмитрий Красильниковка карата да җинаять эше кузгатыла. Ул иминлекне тәэмин итә алмауда гаепләнә. 

Тимур Бекмансуров вуз ишеге төбендә:

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Перми





Все новости Перми на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Перми




Все новости часа на smi24.net

Новости Пермского края


Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России