Добавить новость

Ир белән хатынны һәм аларның нәни улын вәхшиләрчә үтергәннәр

Intertat.ru
91

Пермь өлкәсендә нәни баланы, аның атасын һәм анасын вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Оса шәһәрендә 10 ноябрьдә фаҗига була. Ир белән хатын, аларның 4 яшьлек улы яши торган өч бүлмәле фатирда җинаять кылына.

Мәрхүмнәрнең туганнары сүзләренчә, Николай коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшли, хатыны Антонида үзмәшгуль була, нәни Митя балалар бакчасына йөри.

«Кич белән эшкә киттем, миңа шалтыраттылар. Абый, аның хатыны, баласы үтерелгәнен әйттеләр. Без шок кичерәбез. Аларны 13 ноябрьдә җирлибез», – ди туганнары.

Мәрхүмнәр күп тапкыр пычак кадаудан үлгән. «КП» чыганагы җинаятьтә шикләнелүченең ачыклануын әйткән. Ул гаилә башлыгы белән таныш, аларга өйгә килеп йөри, ир-атлар салгалап утыра. Ләкин мәрхүмнең абыйсы туганының хәмер белән мавыкмаганын әйтә. Мөгаен, кунак һәм хуҗалар арасында җәнҗал чыккандыр.

Социаль челтәр кулланучылар сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче психиатрия авыруы белән чирләгән.

«Версиянең берсе – кисәк кенә башланган низаг. Гаиләне үтереп ташлагач, җинаятьче фатирдан киткән, өч мәет шунда калган. Аннары ул үз-үзенә кул салган. Ләкин тикшерү башланды гына әле», – дип сөйләгән «КП»ның үз чыганагы.

Соңрак «Комсомольская правда» төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 10 ноябрьдә көндез Совет урамындагы йортта пычак белән яраланган 30 яшьлек ир-ат – Николай мәете табыла. Йорт ишегалдында 25 яшьлек хуҗаның мәете була.

Аннары Степан Разин урамында 30 яшьлек Николай яши торган фатирда аның хатынының һәм 4 яшьлек улының мәетен табалар. Аларны да пычак кадап үтергәннәр.

«Тикшерү барышында табылган дәлилләр нигезендә, бу җинаятькә 25 яшьлек ир-атның катнашы булуы ачыкланды. Ул үз-үзенә кул салган», – диелә Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Җинаять эше ачылган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Перми





Все новости Перми на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Перми




Все новости часа на smi24.net

Новости Пермского края


Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России