Добавить новость
Топ

«Хуш, милләтнең киң күңелле, кешелекле улы!»: Ильяс Гимадутдиновны соңгы юлга озаттылар

Intertat.ru
222

Бүген Пермь краенда вертолет һәлакәтендә гомере өзелгән Ильяс Гимадутдинов белән хушлашу мәрасиме булды. Бик күп артистлар, татар җәмәгатьчелеге төнлә Пермь якларына юл тотты. Туган ягы өчен янып торган Ильяс Гимадутдиновны Үдик авылы мәдәният йортыннан соңгы юлга озатканнар.

Ришат Төхвәтуллин үз сәхифәсендә урнаштырган видеодан күренгәнчә, хушлашу мәрасименә бик күп халык җыелган.

«Миллионга бер тапкыр туа торган кешене югалттык. Безгә, аның белән сирәк аралашкан кешеләргә дә бик авыр...» – дип сөйли Илсөя Бәдретдинова.

«Ильяс абыйны озаттык, урыны җәннәт түрләрендә булсын», – дип язды Илдус Садыйков.

Якташы белән хушлашырга Чулпан Йосыпова да туган якларына кайткан.

«Хуш, милләтнең киң күңелле, кешелекле, нык талантлы улы! Хуш, Ильяс», – дип яза ул.

«Бу фаҗига, Ильяс турында әллә нәрсә язганнарына күңелем әрнеде. Яхшы яхшыны күрә, начар – начарны. Бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булыйк әле. Бөтенесен үз көчләре белән тапкан. Халыкка, районга, авылдашларына зур ярдәм күрсәткән! Безнең районның горурлыгы алар», – дип тә яза җырчы.

Хушлашу мәрасимендә шулай ук Марат Яруллин, Айрат Ильясов, Раяз Фасыйхов та булган.

Мәрхүмнең туганнары, якыннары, дусларының кайгысын уртаклашабыз!

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Перми





Все новости Перми на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Перми




Все новости часа на smi24.net

Новости Пермского края


Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России