Добавить новость
Новое

Ильяс Гимадутдиновның кырыгында әнисе: «Йөгереп килеп керер дә, кочаклар кебек»

Intertat.ru
87

Пермь краенда вертолет һәлакәтендә гомере өзелгән Ильяс Гимадутдиновның кырыгын үткәргәннәр. Коръән ашына Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров кайткан. Алар социаль челтәрдә видеолар белән уртаклашты.

Мәрхүмнең әнисе улын хөрмәтләп килгән кешеләр алдында күз яшьләре аша сөйли. «Өй алдына машина килеп туктаса, ишеккә барам. Күңел ышанмый. Йөгереп килеп керер дә: «Нихәл анда әнкәм», – дип кочаклап алыр кебек әле», – дип сөйли ана кеше.

Ильясның энесе Зифа Нагаева язган шигырьне укыган. «Һәрвакыттагыча, күңелне айкатырлык», – дип яза Илсөя Бәдретдинова.

«Ильяс бөтенебезгә дә изгелек күрсәтергә өлгергән. Ике генә тапкыр очраша торган кеше булса да, күңелгә бик нык авыр. Һәр көнне аралашкан кешесенә һәм гаиләсенә, балаларына ничек авыр икәнен күз алдына китерергә дә куркыныч. Бүген концерт, шуңа юлга чыгарга ашыгам. Бүген дә шундый фикер белән кайтып китәм: изгелекләр белән һәр кешенең күңелендә якты, яхшы кеше булып калырга дигән юл белән яшәсәм иде. Минем кырыгыма җыелганда, бер генә кешедә дә «ул әлләни яхшы кеше түгел иде» дигән уй булмасын иде. Чыннан да, Ильясны зурлаган кебек зурларлык итеп яшәргә кирәк икән. Шундый фикерләр белән кайтып китәм. Гаиләсенә сабырлык», – дип сөйли Илсөя Бәдретдинова.

Исегезгә төшерәбез, 7 гыйнварда милләтпәрвәр шәхес, танылган эшмәкәр Ильяc Гимадутдинов утырган вертолет «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очрады. Фаҗигадә шушы ук аның компаниясендә эшләгән Эльмир Коняков та һәлак булды.

  • Җырчылар вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяc Гимадутдинов турында: «Күз тидеме соң...»
  • Казандагы дуслары Ильяс Гимадутдиновның өчесен уздырган
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Перми





Все новости Перми на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Перми




Все новости часа на smi24.net

Новости Пермского края


Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России