Добавить новость

«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә

Intertat.ru
123

«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.

Бу «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният» кебек юнәлешләр. Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша ала.

Бәйгенең гомуми бюджеты 1,5 млрд сум тәшкил итә.

Грантлар бәйгесе – Компания социаль инвестицияләре масштаблы системасының бер өлеше. «Татнефть» муниципалитетларга үзенең партнерлары буларак карый һәм төбәкнең үзендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алырга омтыла, шуңа да проектларны сайлап алуның төп критерие актуальлек һәм әһәмиятлелек, шулай ук башка чыганаклардан уртак финанслауның булуы да роль уйный.

«Безнең кертемнәр – нефть төбәгенә социаль инвестицияләр ул. Кешеләр безнең уртак эшнең әҗерен тойсын өчен соңгы нәтиҗә мөһим, – дип ассызыклады «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов. –  Компания беренче көннәрдән үк үзе эшчәнлек алып бара торган территорияләрне үстерүдә катнаша, һәм без моны дәвам итәбез. 1,5 млрд сумлык грант акчалары – социаль инвестицияләребезнең бер өлеше генә. Төбәгебез хакына тормышка ашырылучы башка масштаблы проектларыбыз һәм программаларыбыз да бар».

Заявкалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән tatneft.ru һәм bf-tatneft.ru сайтларында танышырга була.

 

Реклама хокукында

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Самарской области





Все новости Самарской области на сегодня
Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров



Rss.plus

Другие новости Самарской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Самары


Moscow.media
Самара на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России