Добавить новость

«Кызлар әниләре юк икәнен белми әле». Яңа ел алдыннан әнисе үлә, кызларның аяклары сына

Intertat.ru
78

31 декабрьгә каршы төндә Самара өлкәсенең Исаклы районында авариядә күп балалы 47 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Ул «Лада Веста» машинасында була, автобуска юл бирми һәм бәрелә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Машинада мәрхүмәнең кызлары да була. Хәзер алар хастаханәдә ята.

Фаҗига төнге өчләр тирәсендә була. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, «47 яшьлек хатын, җиңел машина белән идарә иткәндә, «Yutong» автобусына бәрелә, ул автобуска юл бирми».

«Ашыгыч ярдәм» килгәнче ул үлә, тагын 3 пассажирга, аларның 2се – балигъ булмаган яшьтәге балалар, табиблар ярдәм итә. Автобустагы балигъ булмаган яшьтәге 1 пассажирга да ярдәм таләп ителә», – диелә ведомство хәбәрендә.

«КП» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җиңел машинада күп балалы хатын һәм аның 2 кызы була. Өченче пассажир турында билгеле түгел.

Әни кеше үлә, кызларның икесенең дә аяклары җитди сынган.

«Кызлары әниләре юк икәнен белми әле. Әтиләре алар белән яшәми. Олы апалары аерым яши, тиздән ул килергә тиеш», – дигән сайт чыганагы.

Авария вакытында җиңел машинада 2 кечкенә эт булуы билгеле. Хәзер алар турында белешмә юк, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Самары





Все новости Самары на сегодня
Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров



Rss.plus

Другие новости Самары




Все новости часа на smi24.net

Новости Самарской области


Moscow.media
Самара на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России