Топ
Казан – Буа – Ульяновск трассасындагы авариядә ике кеше һәлак булган
191
«Казан‑Буа – Ульяновск» трассасының 377 нче чакрымында Самара өлкәсендә «Лада Гранта» һәм йөк машинасы бәрелешкән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан.
Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең ике пассажиры урында ук һәлак булган. «Лада»ның йөртүчесен һәм тагын бер пассажирын хастаханәгә озатканнар.