Добавить новость

«Дүрт кешене агулаган». Әби кеше өч оныгын һәм үз кызын үтергән, дип шикләнәләр

Intertat.ru
115

Саратов өлкәсендә өч баланы һәм бер кызны үтерүдә шикләнелүче 49 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Тикшерү белешмәсе буенча, 2021 елның 13 декабрендә Александровка авылындагы шәхси йортка ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар 3 яшьлек малай, 5 яшьлек кыз үлүен раслый. 7 яшьлек малайны һәм аларның 23 яшьлек туган апасын реанимациягә озаталар, тик табиблар аларның гомерен саклап кала алмый.

Тикшерү барышында балаларның һәм 23 яшьлек кызның билгесез матдә белән агуланып үлүе ачыклана. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче кешенең шәхесен ачыклыйлар. Тикшерү бара, диелә ведомство хәбәрендә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, тоткарланган хатын – өч баланың әбисе, 23 яшьлек кыз аның үз кызы булган.

Үлгән балаларның атасы Александр бик борчылган, әлеге фаҗигагә кадәр бер ай элек аның үз атасы да үлгән булган. Җинаятьтә шикләнелүче хатын – Александрның һәм мәрхүмә 23 яшьлек кызның анасы, өч баланың әбисе булуы ачыклангач, күпләр шок кичерә.

Тикшерүчеләр төрле версияләр карый – ис газы белән агуланганнар, бөҗәкләр агуы белән агуланганнар… Аннары аларның башка агу белән агулануы ачыклана.

Әби кеше фаҗига булган көнне өйдә була, әмма агуланмый кала – бу факт сораулар уята. Әлегә әби кешедән сорау алмаганнар, аның мотивлары билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Саратова





Все новости Саратова на сегодня
Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин



Rss.plus

Другие новости Саратова




Все новости часа на smi24.net

Новости Саратовской области


Moscow.media
Саратов на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России