Добавить новость

Коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган

Intertat.ru
114

Саратов өлкәсендә 28 февраль төнендә коточкыч авария була. Лысогорский районында юл һәлакәтендә 6 кеше үлә, аларның өчесе Башкортстанда яшәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Гремячий бистәсенә борылышта «ВАЗ-2112» һәм «Лада Гранта» бәрелешә.

«Лада Гранта» машинасында өч кеше – йөртүче һәм ике пассажир, «ВАЗ-2112» машинасында Башкортстанда яшәүче өч кеше – 39 яшьлек йөртүче, 40 һәм 44 яшьлек ике пассажир һәлак була. «ВАЗ-2112» машинасында 44 яшьлек пассажир исән кала, аны хастаханәгә озатканнар.

«Лада Гранта» белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат Азәрбайҗан кешесе. Якынча белешмә буенча, февраль башында бу кешене наркотиклардан исерек килеш тотканнар, эшне судка тапшырганнар. Аңа минималь штраф салганнар, илдән кумаганнар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Саратова





Все новости Саратова на сегодня
Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин



Rss.plus

Другие новости Саратова




Все новости часа на smi24.net

Новости Саратовской области


Moscow.media
Саратов на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России