Добавить новость

Төнге авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Intertat.ru
439

Саратов өлкәсенең Петровский районында юл һәлакәтендә өч машина бәрелешкән һәм берничә кеше үлгән, дип хәбәр ителә Саратов өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында.

Якынча белешмә буенча, 7 мартта «Нижний Новгород – Саратов» трассасында Тарумовка һәм Озерки авыллары арасында «Лада Гранта» автомобиле, «Toyota Alphard» һәм «Toyota Estima» минивэннары бәрелешә. Авариядә зыян күрүчеләр арасында чит ил гражданнары бар. Аларны медицина учреждениесенә илткәннәр.

Урынга Петровский районара прокуроры вазифаларын башкаручы Ильяс Якупов барган. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

РИА Новости Саратов өлкәсе буенча ЮХИДИга сылтама белән хәбәр иткәнчә, фаҗигада 3 кеше үлгән, 5 кеше имгәнгән. Үлүчеләр «Лада Гранта» машинасын йөртүче, салондагы ике пассажир – кыз һәм ир-ат, диелә бу хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/sarprok

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Саратова





Все новости Саратова на сегодня
Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин



Rss.plus

Другие новости Саратова




Все новости часа на smi24.net

Новости Саратовской области


Moscow.media
Саратов на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России