Добавить новость

Күп балалы гаилә ялдан кайтканда авариягә очраган: ике улы үлгән, әниләре авыр хәлдә

Intertat.ru
311

8 августта Саратов өлкәсе трассасында булган коточкыч авариядә Чиләбе өлкәсендә яшәүче гаилә ике кечкенә улын югалткан. Әлеге юл-транспорт һәлакәте аларның тормышын икегә бүлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Зөбәеровлар гаиләсе үзләренең «Тойота» машинасында Кырымда ял итеп Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәренә кайтып барган. Арткы утыргычта балалар көлешә, алда Ксения ире белән узган яллары турындагы тәэсирләре белән уртаклашып, киләчәккә планнар корып кайта. Һәм кинәт барысы да тынып кала. Каршы як полосадан, бернинди сәбәпсез, «Пежо» автомобиле очып чыга. Машиналар кара-каршы бәрелешә, ике автомобильдән дә тимер өемнәре генә кала. Барысы да санаулы секундлар эчендә була.

«Пежо» йөртүчесе - 69 яшьлек хатын – шунда ук һәлак була. «Тойота» дагы ике малай да үлә. Берсенә 4 яшь, икенчесенә – әле яңа гына 1 яшь тулган була.

Ул вакытта «Пежо» йөртүчесенә ни булганлыгы билгесез. Видеорегистратор язмасыннан күренгәнчә, полосада аның алдында бер машина да булмаган.

Хәзер Ксения Зөбәерова Саратов хастаханәсендә реанимациядә. Аның ире һәм ике улы могҗиза белән исән калган. Хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган, әмма табиблар кулларыннан килгәннен барысын да эшли.

Ир белән хатын эшләгән Трехгорный заводында гаиләгә ярдәм җыю оештырылган, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Саратова





Все новости Саратова на сегодня
Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин



Rss.plus

Другие новости Саратова




Все новости часа на smi24.net

Новости Саратовской области


Moscow.media
Саратов на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России