Добавить новость
Новое

Саратовтан Илнур Акманов: Борынгы Кытай кулъязмаларын тәрҗемә иттек, анда татарлар булган

Intertat.ru
90

Саратов өлкәсе татар җәмгыяте бу төбәктә үз тарихларын күп гасырлар дәвамында исәпли. Саратов татар автономиясенең ниләр белән шөгыльләнүе, тарихи тикшеренүләр һәм Кытай кулъязмалары турында Саратовның өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары һәм Евразия мирасы оешмасы җитәкчесе Илнур Акманов сөйләде.

«Татарларның асыл тарихын тикшерүгә зур игътибар бирәбез»

Оешмагызның эшчәнлеге турында сөйләгез әле, татар автономиясе һәм фонд ниләр белән шөгыльләнә?

Безнең оешманың төп бурычы – татарларны берләштерү, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә татар милләтен һәм Россия җәмгыятен үстерү.

Татар автономиясе каршында «Евразия мирасы» фондын оештырдык. Ул Алтын Урданың Үкәк һәм Сарай-Бәркә шәһәрлекләрендә археологик һәм тарихи тикшеренүләр оештыру белән шөгыльләнә. Безнең проект тарихны өйрәнүгә генә түгел, ә Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгытуга да юнәлгән. Без төрле төбәкләрдә эшчәнлек алып барабыз, ә төп офисыбыз – Мәскәүдә фәннәр академиясендә. Тамырлары тирән булмаган агач көчле һәм киң ябалдашлы була алмый, шулай ук без дә тамырларыбызны белмәгән килеш, көчле киләчәк төзи алмыйбыз. Ныклы нигез булдырып, шунда үсәр һәм алдагы бурычларны башкарыр өчен, нәкъ менә татарларның асыл тарихын тикшерүгә зур игътибар бирәбез.

Безнең оешмада көрәш заллары да эшли. Егетләр анда физик күнекмәләрен ныгытудан тыш, көчле холык-фигыль дә, дисциплина һәм җаваплылык хисен дә булдыра.

Фото: © Илнур Акмановның шәхси архивыннан

Россия Федерациясендәге мәдәни-тарихи һәйкәлләрне торгызуга аерым стратегик юнәлеш буларак йөз тотабыз. Бу юнәлеш уртак тарихи мирасны саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлгән.

Төрле спорт төрләре буенча ярышлар, күмәк мәдәни чаралар уздырыла. Хакимият органнары һәм башка иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итеп, уртак чаралар уздырабыз һәм уртак бурычларны чишәбез. Шулай ук хәйриячелеккә зур игътибар бирәбез, балалар йортлары белән эшлибез һәм мохтаҗларга ярдәм итәбез.

Нинди мәдәни-тарихи һәйкәлләрне торгыза алдыгыз яки бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

Үкәк мәдәни мирас объекты тикшерелде һәм торгызылды. Алтын Урда башкаласы Гөлестан шәһәре буенча эш бара. Эштә тагын берничә проект бар. Татарлар турында тарихи фильм төшерелде, яңасын төшерү планнары бар.

Фото: © Илнур Акмановның шәхси архивынан

Үкәк һәм Гөлестан буенча ниләр эшли алдыгыз?

Гөлестан буенча фәнни конференцияләр уздырылды, материаллар тупланды, казу эшләре узды, хәзер туристик комплекс проекты эшләнә.

Үкәк шәһәрлегендә казу эшләре соңгы тапкыр ХХ гасыр башында булган, шуннан соң бөтенләй туктаган диярлек. 2005 елдан безнең галимнәр катнашында археологик тикшеренүләр ел саен уздырыла башлады. 2005-2007 елларда төньяк-көнбатыш каберлекләр казылды, 2008-2009 елларда зәркән остасы торагында һәм төньяк-көнбатыш каберлек янындагы гидротехник корылмада казу эшләре булды. 2010-2013 елларда шәһәрнең үзәк өлешендә, ә 2014-2017 елларда шәһәрлекнең көнбатыш һәм көньяк читләрендә казу эшләре башкарылды. Шәһәрлекнең чикләрен ачыклагач, Үкәк федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусы алды.

«Татар гимназиясе – үрнәк»

Фото: © Илнур Акмановның шәхси архивы, "Миллиард.Татар" сайты

Саратов өлкәсендә татарлар күпме, татар яшьләре ниләр белән шөгыльләнә?

Саратовта һәм өлкәдә татарлар күп – якынча 60 мең кеше. Автономия эшендә дә, төбәк тормышында да бик актив, спорт чаралары белән дә, фәнни эзләнүләр белән дә шөгыльләнәләр. Күпләр бизнеста һәм үз эшчәнлекләре юнәлешендә уңышка ирешкән. Сүз уңаеннан, ел саен зурлап Сабантуй уздырыла, анда һәрвакыт якынча 50 мең кеше җыела. Рамазан аенда ифтарлар үткәрелә, монда да кеше күп була.

Тел проблемасы бармы? Аның белән ничек эшлиләр?

Дөресен әйткәндә, тел проблемасы юк. Автономия теләгән һәркем өчен даими рәвештә татар теле дәресләре уздыра, татар гимназиясе эшли – ул бөтен шәһәрдә үрнәк булып тора. Гимназиядә татар теленә, тарихына һәм мәдәниятенә аерым игътибар бирелә, анда татар телен өйрәнү мәҗбүри булып санала.

«Борынгы Кытай кулъязмаларында да татарлар турында әйтелә»

Сез татар тарихын популярлаштыру белән актив шөгыльләнүегезне әйттегез. Бу өлкәдә ниләр эшлисез һәм нинди мәсьәләләр белән шөгыльләнәсез? Нинди тикшеренүләр уздырасыз?

Безнең оешмада белгечләрнең зур командасы, шул исәптән археологлар, профессорлар, тәрҗемәчеләр һәм төрле өлкәләрдәге мәсьәләләрне чишү өчен кирәк булган башка белгечләр эшли. Без төрле ракурсларда тарихи тикшеренүләр белән шөгыльләнәбез. Мәсәлән, мөһим эш юнәлешенең берсе – борынгы Кытай кулъязмаларын тәрҗемә итү булды. Алар ярдәмендә без борынгы чорларда Кытайда татарлар булганын белдек, борынгы ата-бабаларыбызның Евразия буенча хәрәкәт итү маршрутын өйрәнүне дәвам иттек.

Фото: © Илнур Акмановның шәхси архивынан

Фәнни эзләнүләр барышында без кырда тикшеренүләр уздырабыз. Тарихи карталарны төгәл итеп яңадан торгызу өчен заманча спутник һәм геомәгълүмати технологияләр кулланыла, бу үткән заманнарның киңлек картинасын шактый төгәлләштерергә мөмкинлек бирә.

Камил Аблязовны да сезнең өлкән иптәш, дип ишеттек. Ул нинди роль башкара, нинди мәсьәләләр белән шөгыльләнә?

Камил Әлимович татар халкы һәм гомумән, Россия җәмгыяте үсешенә гаять зур өлеш кертте һәм моны дәвам итә. Мәдәни, фәнни, спорт һәм җәмгыять өчен файдалы проектлар булдыра һәм аларга булышлык күрсәтә. Саратов өлкәсе татар автономиясе рәисе буларак, ул оешма өчен ныклы нигез булдырды һәм без хәзер бергәләп төрле бурычларны чишүне дәвам итәбез.

Фото: © Илнур Акмановның шәхси архивы, "Миллиард.Татар" сайты

Сез элек ниләр белән шөгыльләндегез һәм иҗтимагый эшчәнлеккә, татар автономиясен үстерүгә ничек килдегез?

Бу минем төп эшчәнлегем түгел. Мин Волгоград дәүләт университетында укыдым, белемем буенча – юрист. Һава-десант гаскәрләрендә хәрби хезмәт уздым, ә кайткач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Тик автономия эше әтиемнең хезмәтен дәвам итү булды.

Әтием миңа 7 яшь булганда һәлак булды. Ул Волгоград татар автономиясе рәисе иде, шулай ук Алтын Урда башкаласы Гөлестан шәһәрен өйрәнү белән мавыкты.

Россия Дзюдо федерациясе вице-президенты, Россиядә дзюдо үсешенә һәм татар халкы үсешенә саллы өлеш керткән Хантимеров Рәшит Баязит улы белән берлектә без мәдәни-тарихи фонд оештырдык. Алга таба бу эшчәнлек башка төбәкләргә дә тарала башлады, шулай итеп, Евразия мирасы оешмасы барлыкка килде. Ул хәзер гражданнар тормышының бөтен өлкәләрен дә колачлый.

Мин үз алдыбызга татар халкының һәм тулаем Россия җәмгыятенең физик һәм рухи яктан сәламәт буынын тәрбияләү максаты куям.

Чыганак: «Миллиард.Татар»

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Саратова





Все новости Саратова на сегодня
Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин



Rss.plus

Другие новости Саратова




Все новости часа на smi24.net

Новости Саратовской области


Moscow.media
Саратов на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России