Добавить новость

«Бер тамчы да күз яше чыкмады». Үги ата үтергән баланы бөтен авыл елый-елый җирләгән

Intertat.ru
540

Смоленск өлкәсенең Екимовичи авылында 14 яшьлек яшүсмерне җирләү вакытында әнисе спектакль оештырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Малай Яңа ел алдыннан югала. Туганнары аны, өйдән чыгып китте, дип белдерә. 1,5 ай эзләгәч, баланың мәете табыла. Аны үги атасы кыйнаган, аннары мәетен елгага ыргыткан. Баланы бөтен авыл халкы эзләшә.

Үги ата исә малайны юктан гына кыйнаган булып чыга. Ир-ат үги улы телефонын урлаган дип шикләнә. Малайны анасы күз алдында үтерә. Ләкин хатын балага ярдәм итми.

Әлеге хәлдән соң гаилә Яңа ел бәйрәм итә, кунаклар да чакыралар. Ир белән хатын баланы эзләгән булып кылана, аннары хатын полиграфта дөресен сөйләп бирә. Ирне тоткарлыйлар.

Водолазлар бала мәетен 1 айдан артык эзли.

Хатынның балигъ булмаган яшьтәге тагын 3 баласын гаиләдән алганнар.

Баланы җирләгәндә әни кеше берни сөйләми.

«Малайны соңгы юлга бик күп кеше озатты. Анасы белән әбисеннән тыш олы абыйсы да бар иде. Җирләүгә акчаны абыйлары һәм мәктәп җыйды. Анасы эш эзләвен әйтте, башка балаларын кайтарырга тели. Ләкин анда битарафлык иде. Баланы эзләгәндә, без бик күп елаштык, аннары җирләүдә дә. Анасыннан бер тамчы күз яше чыкмады. Табут янында: «Без сине озак эзләдек», – диде», – ди авыл халкы.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Смоленска





Все новости Смоленска на сегодня
Губернатор Смоленской области Алексей Островский



Rss.plus

Другие новости Смоленска




Все новости часа на smi24.net

Новости Смоленской области


Moscow.media
Смоленск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России