Добавить новость

«Өсләренә диван бастырып куйган». Хуҗа ир-ат кунакка килгән танышларын тереләй яндырган

Intertat.ru
277

Россия Тикшерү комитетының Ставрополь крае буенча Тикшерү идарәсе 31 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылуын хәбәр итте. Бу кеше «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган һәм 18 ел 3 айга хөкем ителгән.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 13 маенда Железноводский бистәсендәге йортларның берсендә ир-атлар җыелышып табын корып утыра. Аннары алар талаша башлый. 31 яшьлек ир-ат ике танышының битенә һәм муенына бәрә, алар аңын югалта.

Аннары җинаятьче танышларының гәүдәләрен ишегалдына алып чыга һәм ут төртә. Янган мәетләрне күршеләр таба.

Тикшерү барышында ир-ат гаебен таныган һәм күрсәтмәләр биргән, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча,  Дмитрий исемле ир-ат өендә бәйрәм оештыра, танышларын чакыра, танышлары тагын дусларын алып килә, алар арасында Сергей да була. Аннары Сергей өй хуҗасы белән бәхәсләшә башлый, сүгенә. Дмитрий аңа суга һәм егып сала.

«Сергей аңын югалтты, хырылдый башлады, авызыннан кан китте. Ярсынган Дмитрий янына Иван йөгереп килә, Сергейга ярдәм итмәкче була. Дмитрий Иванның башына ике тапкыр бәрә, һәм Иван да аңын югалта», – ди сайтның үз чыганагы.

Дмитрий аңсыз яткан кешеләрнең пульсын тотып карый, пульс була. Башка танышларын таратыр өчен, ул Иван белән Сергейны «үлде» дип әйтә. Аннары Сергей белән Иванны арткы ишегалдына алып чыга, учак яга һәм аларны учакка ташлый. Торып китмәсеннәр өчен, өсләренә диван бастырып куя. 5 сәгать узгач, мәетләр тулысынча диярлек янып бетә, Дмитрий исә урамда йөрергә чыгып китә.

Судмедэкспертиза Иван белән Сергейның утка салганчы исән булуын ачыклый, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ставрополя





Все новости Ставрополя на сегодня
Губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров



Rss.plus

Другие новости Ставрополя




Все новости часа на smi24.net

Новости Ставропольского края


Moscow.media
Ставрополь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России