Добавить новость

«Бөтен зал елады»: 14 яшьлек боксчы егет шәһәр беренчелеге бәйгесендә сугудан үлгән

Intertat.ru
238

Первоуральск шәһәрендә шәһәр беренчелеге өчен яшүсмерләр арасында бәйге узган. Финал вакытында 14 яшьлек боксчы егет Тимофейның башына берничә тапкыр сугалар. Ул аңын югалтып егыла һәм ашыгыч ярдәм машинасында үлә, дип яза ural.aif.ru.

Прокуратура тикшерү башлаган.

Малай ике көн ярышларда катнашып, барлык раундларда җиңә. Әмма финалда берничә сугудан сакланып кала алмый һәм аңын югалта.

«Без бөтен зал белән үкереп еладык. Әйбәт егет, тартмады, энергетиклар эчмәде, юмор ярата иде. Аның бокска таланты бар иде, теләге, ихтыяр көче булды, тырышып шөгыльләнде. Бер дигән егет иде», – дип язган Эдик Абрамов исемле танышы.

«Минем улымның дусты. Якшәмбе аның белән көч сынашты. Егетләр нишләргә белми. Аның әниләре ни хәлдә икән дип уйлыйм», – дип яза бер ханым.

«Бокс куркыныч спорт төре, башка эләксә, баш мие селкенергә мөмкин», – дип яза Руслан исемле егет.

Малайның гаиләсе тәртипле булган, әтисе заводта, әнисе эшмәкәр буларак эшләгән. Аның ике кыз туганы да булган. Экспертиза уздырыла, шуның нәтиҗәсендә карар кабул ителәчәк.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Свердловской области





Все новости Свердловской области на сегодня
Губернатор Свердловской области Евгений Куйвашев



Rss.plus

Другие новости Свердловской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Екатеринбурга


Moscow.media
Екатеринбург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России