Добавить новость

«Әни кан эчендә ята иде»: Ир-ат үги сеңлесен чүкеч белән кыйнап үтергән

Intertat.ru
318

Уралда ир-ат үги сеңлесен ерткычларча үтергән. Фаҗига 11 мартта Ревда шәһәрендә булган. 63 яшьлек җирле ир-ат 48 яшьлек үги сеңлесен чүкеч белән кыйнаган. Хатын-кызның 18 яшьлек кызы һәм 2 эте калган. Ул шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Бу хакта «КП-Екатеринбург» яза.

Әнисе үлүе турында кызы тикшерүче шалтыратуыннан соң белгән. Соңгы ай ярым эчендә кыз аерым яшәгән.

1 февральдә миңа 18 яшь тулды. Икенче көнне мин егетем янына күчендем. Әни үзенең үги абыйсы белән фатирда яшәп калды. 11 мартта миңа тикшерүче шалтыратып, әнием белән фаҗига булуы турында хәбәр итте, – ди кыз.

Кыз башта мошенниклар шалтырата дип уйлаган һәм шунда ук әнисенә шалтыраткан, ләкин ул трубканы алмаган.

– Шуннан соң мин яшен тизлеге белән аның фатирына йөгердем. Подъезд янында күршеләр басып тора иде. Мин алардан ни булганын сорадым, һәм алар: «Әниең үлде», – диделәр. Мин фатирга кергәндә, әни кухняда кан эчендә ята иде. Ул көнне әни абыйсы белән талашкан булып чыкты. Әни аңа аракы алып бирүдән баш тарткан, аның шуңа ачуы чыккан. Үтерү вакытында ул аек булган. Башта ул аның чигәсенә ике тапкыр суккан, ә аннары үтергәнче чүкеч белән бәргәләгән, – дип сөйләгән кызы.

Җинаять кылганнан соң ир-ат полициягә китә һәм үтерүдә гаебен таный. Хәзерге вакытта ул тикшерү изоляторында.

Фото: © Социаль челтәрдән

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Свердловской области





Все новости Свердловской области на сегодня
Губернатор Свердловской области Евгений Куйвашев



Rss.plus

Другие новости Свердловской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Екатеринбурга


Moscow.media
Екатеринбург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России