Добавить новость

Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган укытучы кызга хөкем карары үзгәрде

Intertat.ru
40

Татарстан Югары суды моңарчы укытучы булып эшләгән 21 яшьлек кызга карата хөкем карарын йомшартты. Ул 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган өчен хөкем ителгән иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тукай районында укытучы кыз былтыр сентябрьдә көнчелектән ярсып, сөйгән егетен пычак белән яралый. Суд аны алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

27 майда булган суд утырышында хөкем карарын йомшарттылар. Бу кыз алты ел ярым урынына биш ел төрмәдә утырачак. 

Фаҗига Тукай районының «Татарстан» совхозында була. Көллияттә укучы 17 яшьлек егет үзенең йортында яралана. Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче сөйгән кызы аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый. 

«Беренче көннән үк улым авыр хәлдә. Табиблар сүзләренчә, аны бирегә вакытында китереп җиткергәннәр, бераз булса, ул кан югалтудан үләр иде. Операцияләр, донорлар каны, табиблар тәҗрибәсе ярдәм итте. Бердәнбер улымны саклап калган өчен аларга рәхмәт», — ди егетнең анасы Светлана Флоридовна.

  • Тукай районында 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган укытучы кызны хөкем иттеләр
  • Татарстанда укытучы кыз пычак кадап имгәткән үсмернең әнисе үз версиясен сөйли
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России