Мамадышта яшәүче хатынга сыер һөҗүм иткән
168
Татарстанның Мамадыш районында бер хатынга сөер һөҗүм иткән. Аннары аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.
Хатынның эче бик каты авырта, корсак стенасында зур гематома була.
Соңрак ачыкланганча, бу хатын сыерлар асрый. Терлекләрне караганда бер сыер аны таптап үтерә язган.
Имгәнгән хатынның эчке органнарына зыян килмәгән. Тикшергәннән соң, аның гематомасын ачканнар, аннан ике литр оеган канны алганнар. Хәзер хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр иткәннәр Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә.