Добавить новость

Казан мәктәбендә укучы классташына пычак белән кадаган

Intertat.ru
146

Дербышкидагы 101 нче мәктәп укучылары арасында конфликт пычак белән кадашуга кадәр барып җитә, дип яза «Татарстан-24».

Укучылар арасында тарткалаш 7 сентябрьдә башлана. Тәнәфес вакытында тугызынчы класс укучысы ашханәгә бармый кала. Классташлары ашаган вакытта, ул үзеннән бер яшькә яшьрәк бер укучы белән бәхәскә керә һәм, рюкзагыннан пычак алып, ике тапкыр аның күкрәгенә кадый. Тугызынчы һәм сигезенче класс укучыларын укытучылар аерып алган.

Бәхеткә, яра эзе тирән булмый – укучы хәтта хастаханәгә дә бармаган. Кадаган укучыны «проблемалы» дип атаганнар, аның белән проблемалар моңарчы да булган. Былтыр ул мәктәпкә мина куюлары хакында хәбәр иткән булганнар, билгеле, мина табылмаган. Ә бу укучы соңыннан «мина бар» дип үзенең шалтыратканын әйтеп мактанып йөргән.

Һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгатылган. Үсмер, пычакны урамда таптым, дигән.

«Татарстан-24» ачыклаганча, бәхәс «проблемалы» үсмернең сеңлесе аркасында килеп чыккан. Кадаган малай фикеренчә, 14 яшьлек малай аның сеңлесенә бәйләнгән булган. Ул «сөйләшергә» форсат эзләп йөргән икән.

Мәктәп җитәкчелеге полициягә һәм әти-әниләргә хәбәр иткән. Педагог һәм психологлар укучылар белән сөйләшкәннәр. Прокуратура тикшерү алып бара.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России