Добавить новость

«Кызымны сакла!..»: Яшел Үзәндә ир-егетләрне елый-елый озаттылар

Intertat.ru
38

«Кызымны сакла!..»

«Военкомат ишек алдын таптамам дигән идем, туган-үскән авылымны ташламам дигән идем», дип җырлыйлар егетләр хезмәткә киткәндә. Яшел Үзән военкомат ишек алды өлешчә мобилизация белән хәрби җыеннарга китүче егетләрнең, аларны озатучы туганнары, сөйгәннәре, дусларының күз яшенә күмелде.

Иске хәрби комиссариат каршы җиденче яртыда халык белән тулып килә иде. Урамны полиция хезмәткәрләре уратып алган. Китәсе егетләрне, ишек төбендә басып торган ханым: «Эчкә үтегез!» – дип чакырып тора. Военкомат эченә кереп, кул куеп чыгалар да, озатырга килгән дус-туганнары янына чыгалар ир-егетләр. Араларында 22 яшьлекләре дә, 42 яшьлекләре дә, зурраклары да бар.

 

Өстән сеңдереп яңгыр ява. Бер өем халык өстеннән төрле җирдә тәмәке төтене күтәрелә. Ир-егетләр генә түгел, кайбер хатын-кызлар да бертуктаусыз тәмәке көйрәтә. Төтен иртә таңнан соңгы егетләр китеп беткәнче һавада эленеп торды.

«Приказ да чыкмаган иде, повестка алып кайтты. Шундый хәтерлим ул мизгелне», – дип, бер апа еламсырап башка апаларга сөйли. Әниләрнең, әбиләрнең, хатыннарның, сөйгәннәрнең, кечкенә кызларның – һәммәсенең дә күзләреннән яшь ага. Ике кулына ике баласын җитәкләп йөрүче ханымнар кая барып барылырга белми. Ир-атлар да балаларын кулларына күтәреп тора. Шулчак, рюкзак аскан бер ир-ат: «Кызымны сакла», – дип дустының кулын кысып, кочаклады.

«Үзе барам, дип китте... Башкалар кебек качмады»

Башка районнарда ир-атларны зурлап озаттылар. Мәдәният йортында, яки комиссариат каршында район башлыклары, имам, протоиерейлар чыгыш ясаган. «Башка районнарда главалар килгән. Кая инде безнеке.. Кешечә итеп озата да белмиләр. Сарык көтүе сыман тегендә-монда төрткәләп йөртәләр», – дип сукранды улын озатырга килгән ата кеше.

Улы Айдар үзенең улына карап тора иде. Әнисе кулында нишләргә белмәгән бала әле бер якка, әле икенче якка талпынды. «Әү, улым?» – дип сорады, санаулы минутлардан китәсе әти кеше. Улы әнисенең кулында көйсезләнүен дәвам итте. Айдар авызына тәмәке капты. Иптәшләренә карап: «Укчыларны аерым, машина йөртүчеләрне аерым җыялар. Аның йөртүчеләре дә әз бит әле», – дип куйды.

Бабасы, инде җирдә йөгереп йөрүче оныгына карап: «Армиягә барасыңмы соң, улым?» – дип сорады да, «юк, диген, улым» дип өстәп куйды бабай кеше.

Яшел Үзәннең Каратмән авылыннан Илшат Зарипов повестканы үзе барып алган. 22 яшьлек егет ике ел эле кенә армия сафларыннан кайткан булган. Әнисен тынычландырып, фамилиясен әйткәндә, горур тавыш белән «мин» дип кычкырып, автобуска да елмаеп кереп китте егет. «Үзе барам, дип китте», – дип кабатлады Илшатның әнисе.

Ике ел элек декабрьдә кайткан иде армиядән. Космик гаскәрләрдә хезмәт итте. Юл төзелешендә эш иде, мин дә шунда. Менә алдылар... Ирем ягыннан кайнанамның өч оныгына да килде повестка. Әле безнеке генә китте менә. Берсе командировкада калды, тагын берсе икенче районда, аның кайчан китәсен дә белмибез. Өч оныгына да килде..

Барам дип китте инде. Аллага тапшырган. Исән-сау гына йөреп кайтсыннар. Повестка алып менгәндә өйдә дә түгел иде. Авыл советына төшеп, үзе алып менде повесткасын. Башка кешеләр кебек качып йөрмәде. Барам дип китте, – дип сөйләде әни кеше күз яшьләрен тыя алмыйча.

«Өйләнергә өлгермичә калдым»

Ишек төбендәге ханым: «Сумкаларыгыз белән эчкә үтегез!» – дип кычкырды. Мәйдан тулы халык гөҗләп, сөйгәннәре белән хушлашырга ашыкты. Тик әйберләрен калдырып, кире чыгардылар егетләрне.

Комиссариат каршысына зур ак автобус килеп туктады. Туганнарны киртә аша җибәрми торсалар да, коймаларны күчереп, автобуска терәлеп үк бастылар. Сак хезмәткәрләре елап шешенеп беткән ханымнарны ничек тә читкәрәк җибәрергә тырышты. «Менә шундый комфортабель автобуста барачаклар икән», – диде бер апа.

Ир-егетләрне башта бөтенесен бергә бер автобуска керттеләр. Автобус эченнән генә елмаеп, кул болгады егетләр. Аннары чыгарып, автобус янына тезеп бастырдылар. Исем-фамилияләрен әйтеп, яңадан берәм-берәм автобуска утырттылар. Беренче автобуска сыймаганнар икенчесен көтте. Икенчесенә сыймаганнар – өченчесен…

Кайбер әниләр уллары артыннан автобуска кереп үк китәрдәй булып басып тордылар. Халык арасыннан «Давай, брат!», «Исән-сау гына кайтырга язсын инде..», «Языл да кире кайт», «Без сине көтәбез!» ише сүзләр ишетелде. Егетләрнең чын күңелдән күрешеп, саубуллашканда уч төпләренең яңгыравы кеше арасыннан да ишетелде. Автобуска кереп утырган ир янына кечкенә кызын бер абый муенына утыртып алып килде. «Пока» дип кул болгады кызчык.

Икенче автобус кузгалып китүгә хатын-кызларның йөрәге түзмәде: балаларын җитәкләгән килеш артыннан чаптылар. Полиция хезмәткәрләре туктатып калды ханымнарны. Тирә-юнь хатын-кызларның елау авазларына күмелде…

Чакырылган ир-атларның күбесе автобуска елмаеп кереп китте. Ачык ишектән, тәрәзәләрдән кул болгадылар, якыннарына еламагыз дип ишарәләп, көлеп куештылар.

Яшел Үзәннең Олы Клүчә авылыннан Сергей Дементьев өченче рейска калган булып чыкты. Сергейга 31 яшь. «Тыныч кабул иттем, өйләнергә генә өлгермәдем», – диде ул бернинди борчусыз.

2014-2015 елларда Севастопольдә кече сержант булып хезмәт иттем. Кайттым, эшкә урнаштым. 21е көнне повестка килде. Военкоматка барып, күрендем. Миңа сюрприз булмады ул, белгән кебек иде ничектер. Шалтыраттылар, киемнәрне җыйдым, менә килеп бастым.

Җәй көне кайткач, кирәк булса, чакырыгыз, дип киткән идем. Менә чакырдылар. Тыныч кабул иттем. Негатив юк, барысы да нормаль, әйбәт. Өйләнергә генә өлгермәдем. Уйламадым да инде, кем белгән шулай буласын... Ә мотивация тимер кебек.

Иң мөһиме, мине озаталар, бөтенесе елый, ә мин үзем аларны тынычландырып йөрим, киресенчә булырга тиештер инде ул, дим үзләренә, – ди Сергей.

Хәрби җыеннарга тыныч күңел белән баручылар Яшел Үзәнлеләр арасында, әйтүемчә, күп иде. Александр исемле абый дуслары белән шаярышып, көлешеп торды, фотоларга да төштеләр. Зур сумкасын аркасына асып, ул да елмаеп кереп китте автобуска. Тик аларның елмаюы гына мәйданда булган киеренке мохитне куып тарата алмады.

«Кыен, балам, бик кыен...»

Бер-берсенә карашып торган парга күзем төште. Башка парлар кочаклашып, елашалар, үбешәләр, елашалар. Ә болар бары тик бер-берсенең күзләренә карап тора. Утыз яшьләр тирәсендәге ир белән хатын үзара шулай аңлашты. Ире тыныч, эчендәгесен тышына чыгармый, түзә.

Икенче автобус кузгалыр вакыт җиткәч, алар янына ике бала җитәкләгән олы яшьләрдәге апа һәм урта яшьләрдәге бер ханым килеп басты. Ханым ирне кысып кочаклады, күз яшьләренә буылып, битеннән үпте. Осиноводан булган 33 яшьлек Дамир Минсалиховның бертуган апасы булды ул.

Дамир аннары хатынын, әбисенең кулын кысып тоткан улын, икенче якта торган энесен һәм әнисен кочып үпте. «Яхшы гына йөре, улым...», – диде ана.

Дамирның әнисе Рүмилә апа ике кулыннан ике оныгын җитәкләп читкә китте. Яшьләрнең икесен генә калдырып, улын читтән карап кына автобуска утыртты, шуннан озатып та калды ана.

«21е төнлә килде повестка. Заводта эшли иде. Менә улы бар. Икенчесе кызымның малае. Кыен, балам, бик кыен.. Сөйләшә дә торган түгел, башым авырта», – дип үкседе Рүмилә апа. Олырак оныгы – кызының малае Дамир абыйсына карап: «Ул хәзер төнлә йокламаячак..», – дип әйтеп куйды.

Ул «төнлә йокламаячак егетләр»не сөйгән кызлары, хатыннары, әниләре көтеп калды. Үбештеләр, кочаклаштылар, елаштылар парлар. Исән-сау йөреп кайтыгыз, ир-егетләр! Сезне өйдә көтәләр.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России