Добавить новость

«Бер тәүлеккә якын эзләделәр». Казанда югалган баланың кайда булуы ачыкланды

Intertat.ru
43

Кичә Казанда югалган 12 яшьлек кыз баланың кайда булуы ачыкланды. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

  • Казанда бер тәүлеккә якын элек югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр, дип язган идек.

Кичә кич белән кыз апасы белән талашкан да диван артына кереп яткан. Ул бераз елаган һәм шунда йокыга киткән. Бу вакытта – узган төндә һәм бүген көндез баланы борчуга калган туганнары һәм волонтерлар эзләде.

Соңрак ачыкланганча, кыз уянган вакытта өйдә беркем дә булмаган. Ул урамга чыккан һәм аны шул чакта туганнары очраткан.

Соңгы ике көндә Казанда биш баланы эзләделәр. 26 октябрьдә төнлә өч бала югалу турында хәбәр килә. Тагын ике бала 27 октябрьдә югала. Балигъ булмаган балаларның югалу турында әти-әниләре әйтә. Хәзерге вакытта алар барысы да исән-сау килеш табылды, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России