Добавить новость

«Ана этләр заманына калдык» – Гөлнара Җәлиловадан заманага аваздаш шигырь

Intertat.ru
36

Шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Җәлилова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа шигырен тәкъдим иткән.

«Көчле булган бу, ахирәт! Актуаль», – дип язган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова.

«Әйе, заманага аваздаш», – дип җавап биргән дустына шагыйрә.

«Ана этләр заманына калдык...

Дөньяны да бутый ана эт.

Бәрхет чәчәк эзләп гомер үтте:

Чәчәк бар да, таҗы саен – бет....

Кемнәрдәндер калган төпчек имеп,

Үзалдына үзе сүгенеп,

Баянымы, гармунымы шунда –

Тез башына китте сүтелеп...

Сәрхүш дөньясында ялгыз иде –

Әллә Бауман, әллә Варшава,

Әллә яңгыр коя чиләк белән –

Бөтен халык өйгә ашыга.

Тот кулчатыр, тамагың да ачтыр?

«Җаным сызлый, монда – ачыта,

Син кем булдың?» Йөрәк турын уып,

Ул үтәли бакты. Хәситә!

Сул йодрыкта ачу белән кыскан

Хәситәдән тама иде кан:

Таш бизәлгән чүпрәк елый иде,

Һәм ир елый, тәмәке тарткан...

Һәм күк елый. Кулчатырны учлап,

(Артык персонажлар кирәкме?)

Син тынычлан, димен, вакыт – дәва,

Ул дәвалый белә йөрәкне!..

«Син өйрәтмә, маңка, син яшь әле,

Бу дөньяда мыскал юк аклык!

Эчеп үләм, дисәң, үлеп булмый –

Үләргә дә кирәк батырлык!..»

Су күрмәгән чәчтән яңгыр акты,

Буыла-буыла ютәл кузгалды,

Хәситәгә битен сөртә-сөртә

Әй сөйләнде сәрхүш үзаллы:

«Ана этләр... Ана этләр басты

Чәңгелдиләр ярып колакны!..»

Кулчатырым калды яңгыр эчеп,

Ике йөзлек – үбеп асфальтны...

...Ана этләр заманына калдык...

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России