Добавить новость

Энгель Фәттаховның улы икенче тапкыр өйләнгән – фото

Intertat.ru
496

Актаныш һәм Мамадыш районнарында башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Илнар Фәттахов өйләнгән. Аны Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, күп еллар Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховның улы буларак та яхшы беләләр. Илнарның сөйгәне – ТНВ телеканалындагы «Мин» тапшыруында эксперт, танылган стилист һәм блогер Лилия Исмәгыйлева. Куанычлы мизгелләр белән кәләш социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша. 

Лилия үзенең сторисларында Илнар белән моннан 2 ел элек 10 декабрьдә очраша башлаулары турында яза. Туйны да алар шушы истәлекле датага билгеләгәннәр.

Бу Лилиянең дә, Илнарның да – икенче тапкыр гаилә корулары. Лилиянең беренче никахыннан – улы һәм кызы, Илнарның кызы бар.

Илнар Фәттаховның бүгенге көндә кайда эшләгәнлеге билгеле түгел. Ләкин Лилиянең лентасыннан күренгәнчә, әлеге пар күп вакытларын чит илләрдә уздыра.

 

Фото: © Лилия Исмәгыйлеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Фото: © Лилия Исмәгыйлеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России