Добавить новость

«Бала чакта дуңгыз тешләп ике кулсыз калды». Мамадышта 4 бала әнисенә авылдашлары соклана

Intertat.ru
403

Мамадыш районының Югары Ушма авылында яшәүче дүрт бала әнисе Дөлфия Нургалиеваның ике кул чугы юк, ул балачактан инвалид калган. Инвалид булса да, ике кул чугы булмаса да, 63 яшьлек Дөлфия Нургалиева бәйли, чигә, төрле кул эшләнмәләре ясый. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

10 айлык чагында әнисе аны беразга гына өйдә ялгызын калдыра. Шул чакта өйгә дуңгыз килеп керә һәм сабыйның кул чукларын тешләп имгәтә. Бала чак кына исән кала. Дөлфиянең бер кулының бармаклары бөтенләй юк, икенче кулында өлешчә генә калган.

Шулай да Дөлфия мәктәпне уңышлы гына тәмамлый, хисапчылыкка укый, 20 ел буена авыл сберкассасында контролер булып эшли.

«9 класста укыганда миңа протез бирделәр. Хәзер миңа 63 яшь, ник кирәк алар миңа? Минем терлекләрем бар, сарыклар һәм тавыклар тотам. Рәхәтләнеп шуларны карыйм. Протез белән берни эшләп булмый бит», – ди ул.

Хәзер Дөлфия апа кече улы Фәритны уйлый, Фәрит армиядә хезмәт итә. Дөлфия апа солдатлар өчен оекбашлар, муеннар бәйли. 

«Бик тырыш, хайваннар асрый, элек сыеры да бар иде. Дөлфия яшьтән шундый, аның бар эше дә уңа. Киләчәктә дә яхшы булсын», – ди күрше Нурия Әхмәтҗанова.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России