Казанда популяр кафелар челтәре хуҗасы үлгән
42
Казанда «Ханума» кафелар челтәре хуҗасы Фәрхәт Ибраев вафат булган. Аңа 63 яшь иде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Ресторатор һәм отельер Фәрхәт Ибраев – «Ханума» кафелары һәм шул исемдәге кунакханә хуҗасы. «Пиросмани» грузин кухнясы ресторанына, «Веселый Роджер» джаз-клубына һәм «Золотая гроздь» шәраб ресторанына да Ибраев нигез салган.
Мәрхүмнең үлеме сәбәбе һәм җирләү урыны әлегә билгеле түгел.