Добавить новость

Интим фотоларын интернетка куйган өчен, Татарстан укытучысын эштән куганнар

Intertat.ru
49

Былтыр декабрьдә Татарстан мәктәбендә музыка укытучысын эштән куганнар. Бу турыда «Казанские ведомости» хәбәр итте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгының урынбасары Рәмис Музипов сүзләренчә, бу укытучыны интим фотоларын интернетка куйган өчен мәктәптән җибәргәннәр.

«Бу сирәк очрак булуы сөендерә. Әйе, бу турыда сөйләү рәхәт түгел, тик дәшми калырга да ярамый», – дигән ул.

Бер ел эчендә департаментка 1666 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. 137 педагогны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, 21 хезмәткәрне эштән җибәргәннәр. Шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозуның тыелуы турында 31 тапкыр кисәтү ясалган.

Музипов сүзләренчә, балаларның һәм укытучыларның хокукларын яклау эшчәнлеге быел да дәвам итәчәк һәм көчәйтеләчәк, дип хәбәр итә «Казанские ведомости» газетасы.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России