Добавить новость

«Татар халкын хурлыкка калдырдың» – Розя Сябитованың татарча биегәнен ошатмаганнар

Intertat.ru
47

Танылган яучы Роза Сябитованың «Давай, поженимся» тапшыруында татарча биегәнен социаль челтәрдәге «Татарстан – Башкорстан» төркеменә куйганнар. 

Менә дигән татарча бию көенә кәләш эзләп килгән кияү егетләре белән бергә әллә нинди уңайсыз хәрәкәтләр ясап селкенүче Сябитова халыкка бер дә ошамаган. 

«Татар халкын хурлыкка калдырдың… Бу – бию түгел»;

«Безнең мәдәниятебезгә карата бер тамчы да хөрмәт булмау дигәнне аңлата бу бию. Коточкыч»;

«Бу өч татарның ник берсе булса да бии белсә икән»;

«Татар халкын һәм татарча биюләрне хурлау бу»;

«Мин Роза Сябитованың татар икәнлегендә шикләнә башладым»;

«Безнең искиткеч матур биюләребез, тик Роза бии белми. Аның татарча биегәннәрен, гомумән, күргәне юк бугай»;

«Алпан-тилпән йөрүче аюга охшаган»;

«Бу татарча бию булса, мин – балерина!»

«Бу – ниндидер кыргыйлар биюе. Нигә шулай оятка калырга?»

«Өлкән яшьтәге хатын, үзен клоун кебек тота», – дип комментарийлар язалар бу пост янына. 

«Роза, әлбәттә инде, кылана гына. Шаярта. Шул рәвешле югалып калган кияү егетләренә ярдәм итмәкче булган. Нигә инде шуны да аңламыйсыз», – дип Роза Сябитова яклы булган кешеләр дә табылган.

Ә сез ничек уйлыйсыз, Роза Сябитова татарча бии беләме? 

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России