Добавить новость

Өйдә пешкән «боҗра» рецепты

Intertat.ru
499

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан «боҗра» (баранка) рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 150 мл кайнар су, 400 мл сөт, 3 аш кашыгы шикәр комы, 14 грамм коры чүпрә (40-45 грамм чи чүпрә), 2-3 аш кшыгы атланмай, 2 йомырка, 1 кап ванилин, 1 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы сыек май, 1 кг  чамасы он (камыр күпме ала) кирәк була.

Барысын бергә туглап камыр басарга һәм аны бер сәгать ял иттерергә кирәк

Аннары камырны 25-28 кисәккә бүлеп (ваграк ясарга теләгән очракта, кечерәк кисәкләргә кисәргә) шарчыклар ясарга.

1,5 литр суга 3-4 аш кашыгы сыек май, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч (1 бал кашыгы сода) салып кайнатырга куярга. Кайнап чыккан суга «боҗра»ларны салырга, алар күтәрелгәч тә майланган табага куярга, өстен йомырка сарысы белән майларга. Аннары мәк яки көнҗет орлыгы сибәргә.

«Боҗра»ларны салкын духовкага куярга һәм 180 градус температурада 25-30 минут пешерергә кирәк була.

 

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России